Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов Актанышта узучы XI “Авыл яшьләре” уеннарында катнашучыларга уңышлар теләде.
“Бу ярышлар бирегә килгән һәр катнашучының, авыл хезмәтчәннәренең күңелендә матур хатирә булып калсын. Бәйрәм белән, кадерле дуслар”, – диде ул.
Марат Әхмәтов мондый уеннар республикабызны туплый дигән фикердә. “Тулы канлы тормыш булсын өчен авыл яшьләренең аралашып яшәүләре кирәк. Мондый чаралар республикабызны туплый. Бу уеннарны профессия буенча тәҗрибә уртаклашу һәм авыл язмышының киләчәге, бүгенгесе өчен дә бик әһәмиятле дип саныйм”, – диде.
Марат Әхмәтов алты мәйданчыкта узучы ярышларны карап чыкты. Ул 1500 метрга йөгерүчеләргә старт та бирде. Шулай ук Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән тракторларны да тикшереп карады.
10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта XI “Авыл яшьләре” уеннары уза. Анда республиканың 43 районыннан килгән 1500 дән артык катнашучы 12 төр буенча көч сынаша.
Энҗе Габдуллина – Татар-информ