13 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Авыл яшьләре” җәйге авыл спорт уеннарының финалын ачу өчен Актанышка килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннары Актанышта 10 сентябрьдән башланды, ярышларда 43 районнан 1500 кеше катнаша.
Актанышның сабантуй мәйданында сәнгатькәрләребезнең чыгышлары белән башланып китте бүген ачылу тантанасы. Республикадан килгән һәр команда мәйдан уртасыннан урын алды. Игенчеләребез җыеп алган быелгы уңыштан күпереп пешкән икмәк һәм Актаныш чәкчәге белән каршы алдылар министр Марат Готыф улын һәм район башлыгы Энгель Нәвап улын актанышлылар.
-Республиканың “Авыл яшьләре” спорт уеннарын безнең Актанышыбызда кабул итәбез. Безнең өчен зур җаваплылык та, безнең мөмкинлекләргә ышаныч белдерү дә ул. ТР авыл хуҗалыгы министрлыгына, ТР спорт министрлыгына, республика җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез. Әлеге ярышны үзебездә үткәрергә күптән хыяллана идек. Матди-техник базаны да спорт ярышларын үзебездә кабул итәрлек итеп ныгыттык һәм республиканың 43 районыннан килгән командаларга яшәү-тору буенча да мөмкинлекләр булдырдык. Хөрмәтле кунаклар, сезне Актанышыбызда күрүебезгә бик шатбыз. Ярышлар матур үтсен, һәрвакыт Актаныштан күтәренке кәеф, эш дәрте белән кайтып китәргә язсын. Бәйрәм белән сезнең барыгызны да, - дип, Энгель Фәттахов бәйге кунакларын сәламләде.
-Бүген-иртәгә Актаныш игенчеләре урып-җыюны тәмамлый. Бер гектардан уртача 40 центнер уңыш үстереп, республикада янә бер кат “Актаныш игенчесе” дигән данлы исемне акладылар. Искиткеч зур хезмәт куелган. “Авыл яшьләре” спорт уеннарын да зур оешканлык белән кабул иттеләр. Ачылу тантанасында тагын бер кат Актанышның милли сәнгатебезнең чишмә башы булуын күрдек. Республика әлеге бәйрәмгә шулай ук матур хезмәт белән килә. Урып-җыю тәмамлану алдында. 4 миллион 200 мең тонна икмәкне республикабыз амбарларына, хуҗалык келәтләренә җыеп куя алдык. Рәхмәт актанышлыларга. Һәр республика чарасын югары дәрәҗәдә оешканлык белән үткәрәләр. Бүгенге ярышта катнашучы 1500 хезмәтчән өчен дә истәлекле ул, - дип, министр Марат Готыф улы спорт уеннарына старт бирде.
Сабантуй мәйданында савымчыларның саву аппаратын тизлеккә сүтеп-җыюны, механизаторларның тракторларда ярышуларын да карады Марат Әхмәтов. Марат Готыф улы да, Энгель Нәвап улы да механизаторлар ярышачак тракторларга утырып, әлеге бәйге төренә старт бирделәр. Үзәк стадионда Марат Готыф улы шулай ук җиңел атлетика ярышларына старт бирде. “Батыр”, “Иман” спорт комплексларында, татарча көрәш барган Актаныш гимназиясендә барган ярыш мизгелләре белән дә танышканнан соң, Марат Әхмәтов Актаныш районында баручы “Авыл яшьләре” уеннарының зур оешканлык һәм гадел хөкемдарлык белән баруын уңай яктан бәяләде.
«Сәламәтлек» авыл спартакиадасы программасы кысаларында барган аркан тартышу, мас-рестлинг, милли көрәш, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта уеннары җиңүчеләре 14 сентябрь көнне “Авыл уеннары” спорт уеннары ябылу тантанасында бүләкләнәчәк.