10-15 сентябрь көннәрендә Актаныш районы Татарстанның төп спорт мәйданына әверелеп, ул унберенче “Авыл яшьләре” спорт уеннарын үзендә кабул итте.
Бу көннәрдә Актаныш 43 районнан килгән 1 500гә якын спортсөярне кунак итте, аларга спортта үз осталыкларын күрсәтү өчен җирлек булдырды, мөмкинлекләр тудырды.
Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингында исә, әлеге дәрәҗәле чарага нәтиҗә ясалды. Брифингны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды.
Ләйсән Фоат кызы үз чыгышында район күләмендә “Авыл яшьләре” спорт уеннарына әзерлекнең алдан ук башлануын һәм ныклы оешканлык белән баруын билгеләп үтте. Бу вакыт аралыгында спорт объектларында төзекләндерү эшләре башкарылды, үзәк стадионда факел урнаштырылды. Республика ярдәме белән районның материаль-техник базасы ныгытылды.
Ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылганын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Актаныш районы командасының призлы өчлеккә керүе дә күп нәрсә хакында сөйли.
Спорт төрләре, аларда ирешелгән нәтиҗәләр хакында Актаныш районы башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сөйләде. Ул, һәр ярышка аерым тукталып, анализ ясады. Актаныш командасының уңышларын атады.
Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов механизаторлар ярышы буенча үз фикерләрен белдерде.
- Иң мөһиме, техникалар катнашындагы ярышлар исән-имин үтте. Бу безнең төп җиңүебез! - дип билгеләп үтте ул.
Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ
16 сентябрьдә көченә кергән мөһим яңалык - Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан, шул исәптән, күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны кадастр инженерларыннан сорату хокукын раслау.
ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатуынча, гамәлгә кергән төзәтмәләр кадастр инженерларына күчемсез милекнең законлы хуҗалары мәнфәгатьләрен тулысынча исәпкә алу мөмкинлеге бирүче чикләрне килешенү процедурасын уздыру өчен кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.
2019 елның 23 сентябрендә SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү-күнегү программасының бушлай массакүләм онлайн (дистанцион) көзге эшләтеп җибәрелүе башлана.
SOTKA (100 көнлек воркаут) - ул глобаль түләүсез онлайн белем бирү - тренировка программасы, аның кысаларында катнашучылар тренировкалар процессы, дөрес туклану, мотивация һәм социаль активлык турында практик күнекмәләр һәм теоретик белемнәр алачаклар.
2019 елда программаны оештыручылар SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү программасының инглиз телендәге версиясен башлап җибәргәннәр. Шуңа күрә хәзер Россия AppStore дан тыш, ул башка 30 илдә дә (Канада, Бөекбритания, Германия, Франция, Италия һәм Испанияне дә кертеп) бар. АКШ, Кытай һәм Австралиядән катнашучылар теркәлгән дә инде.
Сәламәтлек һәм физик көчне ныгытудан, тренировкалар, туклану, мотивация һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүдән тыш, әлеге программа буенча шөгыльләнүчеләр үзләренең әхлакый, рухи халәтен яхшырту мөмкинлеге дә алачак. Бу исә, халыкның төрле төркемнәрен фикердәшләренең бердәм коллективларына берләштерүгә ярдәм итә ала.
Проект бушлай һәм теләгән һәркем өчен ачык. SOTKA (100 көнлек воркаут) сайтында https://100.workout.su/ теркәлү башланды . Массакүләм старт 2019 елның 23 сентябрендә бирелә.
Программаны шулай ук iOS һәм ANDROID операцион системаларында мобиль җайланмаларда (смартфон, планшет) үтәргә мөмкин. Әлеге мобиль кушымталар сайттагы программа белән тәңгәл.
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ
Чаллыда 14 сентябрьдә узган тиз йөрешле шахмат буенча хатын-кызлар арасында Актаныш командасыннан Нәбиева Фирүзә һәм Нәбиева Рәзилә мактаулы икенче урынны яуладылар. 15 сентябрь көнне блиц буенча җиңү яулап, Нәбиева Фирүзә һәм Нәбиева Рәзилә Татарстан чемпионнары исеменә лаек булдылар.
Шулай ук ир-егетләр командасы - Галимов Фәһим, Имамов Илдар, Нуриәхмәтов Регинат, Газыев Ленар, Фәррахов Ленар 14 сентябрь көнне узган тиз йөрешле шахмат һәм 15 сентябрь көнне узган блиц уеннары буенча җиңү яулап, Татарстан Республикасы чемпионнары исемен яуладылар!!!
10-14 сентябрь көннәрендә Актаныш районында “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарын оештыручыларга, тренерларга Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Рәхмәт хаты тапшырды. Актаныш район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Илфат улы Иманаев Актаныш район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Казан шәһәренең "Патриот" хәрби әзерлек үзәгендә “Яшь армиячеләр, алга!”дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабы 10 сентябрьдә узды.
Хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Фарухшин Дамир җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы әлеге уенда катнашып, беренче урын яулады. Кадетлар республика яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләү буенча Татарстанның төп үзәге булган “Патриот” оешмасы директоры Д.К. Литвинов имзалаган дипломнарга, кубокка ия булдылар һәм февральдә узачак финал ярышына юллама алдылар.
Команда хәрби әзерлек буенча – I урын, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда – III урын, теория буенча – I урын, cтрой белән йөрүдә – I урын, ераклыкка граната ыргытуда – I урын, тартылу буенча – I урын, 60 метрга йөгерүдә – II урын, хәрби-тактик уенда I урын яулады.
Команда составында Фарухшин Нияз, Зянгиров Радик, Даянов Илнар, Исанов Вадим, Салихов Мансур, Николаев Станислав, Данилова Валерия, Гиндуллина Ралина, Чичков Егор, Мөхәмәтдинов Данил чыгыш ясадылар, хәрби әзерлек, спорт буенча югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәттеләр.
Бу ярышка укучыларны әзерләүдә кадет интернат-мәктәбе директорының хәрби-патриотик тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Дамир, физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Ленар, “Россия тарихы битләреннән” номинациясенә әзерләүче тарих укытучысы Авзалов Радиславның өлеше зур.
Актаныш муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы белгече Зөлфирә Зәет кызы Гыймаева тармак үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар дәвамында фидакарь хезмәт куйганы һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Авыл яшьләре” Олимпиа югарылыгына күтәрелә
10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннары узды. Мондый колачлы спорт бәйрәмен Актанышның моңа кадәр кабул иткәне булмаганлыктан, бу безнең өчен сынау да булды, ярышларны яңача үткәрергә мөмкинлек тә бирде. Республика җитәкчелеге дә спорт уеннарын үткәрүне Актанышка ышанып тапшырды. Чөнки еллар дәвамында республика югарылыгында мондый чараларны Актанышта үткәрү традициясе барлыкка килгән иде һәм һәр бәйгенең, ярышның, турнирның дәрәҗәсе Актанышта бер баскычка күтәрелде, күбесе төбәкара, Рәсәй, дөнья югарылыгында үткәрелү статусын алды. “Авыл яшьләре” спорт уеннарын да Актаныш Олимпиа уеннары югарылыгына күтәрде. Ярыш тарихында беренче тапкыр авыл уеннарының факелы кабызылды. Һәр район командасы парадта катнашты. Ачылу тантанасына килгән мәртәбәле кунаклар да, киләчәктә әлеге спорт уеннарының статусын үзгәртеп, күбрәк спортчыларны катнаштыру кирәк, дигән фикер әйттеләр. Ачылу тантанасында күрсәтелгән милли-тарихи композицияләргә югары бәя биреп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Актанышны татар милләтенең чишмә башы, дип, үзенең югары бәясен бирде. Аның сүзләрен хаклап, ябылу тантанасы татарның гимны булган “Туган тел” җыры белән ачылды.
Көчле көндәшләр чыныктыра
Һәр спорт төре буенча да Рәсәй, республика күләмендәге ярышларның Актанышта узуы актанышлылар өчен уеннар барышын күзәтергә, анализларга мөмкинлек бирә. Көчле командалар белән кара-каршы очрашканда гына үзеңнең көчле һәм йомшак якларыңны ачыклыйсың, бәя бирәсең. Команда уеннары вакытындагы киеренкелектә команда һәм тренер бердәмлеге бик зур роль уйный. Мәсәлән, Актанышта ел башында узган республика хоккей ярышлары вакытында да Теләче командасының матур уен күрсәткәне сокландырган иде. Баксаң, тренерлары әлеге егетләрне өч яшьтән бозга бастырып, команда итеп туплаган, егерме ел шөгыльләнгән һәм үзләрендә боз сарае булмаган көе дә Казан шәһәренәдәге боз сараена йөртеп өйрәткән икән! Берничә дистә еллар дәвамында Актанышта да спорт династияләре үсте. Көчле спортчыларыбыз үзләренә алмаш тәрбияләде. “Авыл яшьләре” уеннарында да тренерлары һәм ветеран спортчылар уйнаучы командалар янәшәсендә булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов үзе дә ярышлар барышын күзәтеп, спортчыларыбызга көч бирде. Өметләр дә, куйган тырышлык та акланды. Актаныш командасы авыл районнары арасында өченче урын яулады. Волейбол командасы чемпион калды.
“Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннарында авыл районнары арасында Саба җыелма командасы беренче урын алды. Икенчедә – Мамадыш, өченчедә – Актаныш. Шәһәр районнары арасында беренче урынны Буа районы җыелма командасы алды. Икенчедә – Зәй, өченчедә – Азнакай. 12 спорт төреннән 10 төрдәге иң яхшы күрсәткеч буенча нәтиҗә ясалды. Командалар чыгышына карап, районнарга да бәя бирелә. Спортта көндәлек күнекмәләрдә оста тренерлар ярдәмендә яшь алмаш тәрбияләнми икән, бүгенге җиңү вакытлыча гына. Район башлыклары ярдәмендә районнарда спорт үсешенә күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар мондый ярышларда үзен күрсәтә дә. Команда уенчылары янында Актаныш, Мамадыш район башлыклары үзләре үк көч биреп торды.
Актанышта һәр төр спорт белән шөгыльләнү өчен дә спорт корылмалары һәм көчле тренерлар булуын ярышта катнашучы 43 команда һәм 1400 уенчы да югары бәяләде.
“Авыл яшьләре” уеннарында Актаныш командасы өченче урын алды.