“Авыл яшьләре” Олимпиа югарылыгына күтәрелә
10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннары узды. Мондый колачлы спорт бәйрәмен Актанышның моңа кадәр кабул иткәне булмаганлыктан, бу безнең өчен сынау да булды, ярышларны яңача үткәрергә мөмкинлек тә бирде. Республика җитәкчелеге дә спорт уеннарын үткәрүне Актанышка ышанып тапшырды. Чөнки еллар дәвамында республика югарылыгында мондый чараларны Актанышта үткәрү традициясе барлыкка килгән иде һәм һәр бәйгенең, ярышның, турнирның дәрәҗәсе Актанышта бер баскычка күтәрелде, күбесе төбәкара, Рәсәй, дөнья югарылыгында үткәрелү статусын алды. “Авыл яшьләре” спорт уеннарын да Актаныш Олимпиа уеннары югарылыгына күтәрде. Ярыш тарихында беренче тапкыр авыл уеннарының факелы кабызылды. Һәр район командасы парадта катнашты. Ачылу тантанасына килгән мәртәбәле кунаклар да, киләчәктә әлеге спорт уеннарының статусын үзгәртеп, күбрәк спортчыларны катнаштыру кирәк, дигән фикер әйттеләр. Ачылу тантанасында күрсәтелгән милли-тарихи композицияләргә югары бәя биреп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Актанышны татар милләтенең чишмә башы, дип, үзенең югары бәясен бирде. Аның сүзләрен хаклап, ябылу тантанасы татарның гимны булган “Туган тел” җыры белән ачылды.
Көчле көндәшләр чыныктыра
Һәр спорт төре буенча да Рәсәй, республика күләмендәге ярышларның Актанышта узуы актанышлылар өчен уеннар барышын күзәтергә, анализларга мөмкинлек бирә. Көчле командалар белән кара-каршы очрашканда гына үзеңнең көчле һәм йомшак якларыңны ачыклыйсың, бәя бирәсең. Команда уеннары вакытындагы киеренкелектә команда һәм тренер бердәмлеге бик зур роль уйный. Мәсәлән, Актанышта ел башында узган республика хоккей ярышлары вакытында да Теләче командасының матур уен күрсәткәне сокландырган иде. Баксаң, тренерлары әлеге егетләрне өч яшьтән бозга бастырып, команда итеп туплаган, егерме ел шөгыльләнгән һәм үзләрендә боз сарае булмаган көе дә Казан шәһәренәдәге боз сараена йөртеп өйрәткән икән! Берничә дистә еллар дәвамында Актанышта да спорт династияләре үсте. Көчле спортчыларыбыз үзләренә алмаш тәрбияләде. “Авыл яшьләре” уеннарында да тренерлары һәм ветеран спортчылар уйнаучы командалар янәшәсендә булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов үзе дә ярышлар барышын күзәтеп, спортчыларыбызга көч бирде. Өметләр дә, куйган тырышлык та акланды. Актаныш командасы авыл районнары арасында өченче урын яулады. Волейбол командасы чемпион калды.
“Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннарында авыл районнары арасында Саба җыелма командасы беренче урын алды. Икенчедә – Мамадыш, өченчедә – Актаныш. Шәһәр районнары арасында беренче урынны Буа районы җыелма командасы алды. Икенчедә – Зәй, өченчедә – Азнакай. 12 спорт төреннән 10 төрдәге иң яхшы күрсәткеч буенча нәтиҗә ясалды. Командалар чыгышына карап, районнарга да бәя бирелә. Спортта көндәлек күнекмәләрдә оста тренерлар ярдәмендә яшь алмаш тәрбияләнми икән, бүгенге җиңү вакытлыча гына. Район башлыклары ярдәмендә районнарда спорт үсешенә күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар мондый ярышларда үзен күрсәтә дә. Команда уенчылары янында Актаныш, Мамадыш район башлыклары үзләре үк көч биреп торды.
Актанышта һәр төр спорт белән шөгыльләнү өчен дә спорт корылмалары һәм көчле тренерлар булуын ярышта катнашучы 43 команда һәм 1400 уенчы да югары бәяләде.