-Ел әйләнәсе тәүлегенә район хуҗалыкларыннан 200 тонна сөт саву өчен бүген һәр хуҗалыкка ничек ярдәм итеп була? Без бу юнәлештә эшебезне башладык. Сезонга бәйле рәвештә 20-30 тонна сөтне киметү безнең эш оештыруда булган кимчелекләрне күрсәтә. Андый сикереш булырга тиеш түгел. Хуҗалык җитәкчеләре, сезнең дә тәкъдимнәр кирәк. “Нур Баян” хуҗалыгында семинар вакытында азыкны баланслап ашатуның терлекчелектә нинди алга китеш биргәнен үзегез күрдегез. Районда “Селэкс” программасы белән эшләүгә күчәбез. “Чишмә” агрофирмасы, “Наратлы” хуҗалыгы әлеге программаны үзендә куллана башлады. «Корм Оптима Эксперт» программасы ярдәмендә һәр төр терлеккә районның азык лабораториясе рацион төзеп бирә хуҗалыкларга.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белән терлек азыгының сыйфатын тикшерүдә лаборатория эшчәнлегенең куәтен арттыру буенча сөйләшүләр алып барабыз. Махсус бригада килеп, азык анализларын өйрәнәчәк. Буаз терлекләрне карау өчен районга УЗИ аппараты кайтты, шәхси хуҗалык терлекләренә дә тикшерү үткәрү мөмкин булачак. Бозау алу буенча тотрыклылык булдырган кебек, сөт савуда да ел әйләнәсе стабиль эшләүгә күчүне максат итеп куябыз. Бозау алуда булган проблемаларны өйрәнеп, ай саен 1200-1300 баш бозау алуга ирештек. Ел әйләнәсе бер төрле ризык ашату өчен терлек азыгы культуралары игүнең мәйданнарын көйләсәгез иде. Люцернадан терлек азыгы әзерләүдә нәтиҗәле файдаланыйк. Кыр эшләрен тәмамлаганнан соң, терлекчелектә резервларны файдалану, кукурузны бөртеккә суктыру, корнаж ясау буенча район семинары үткәрәчәкбез. Бер гектар да эшкәртелмәгән җир калырга тиеш түгел. Көзге чәчүне уңышлы башкарып, дөрес тукландыруны тәэмин итик. Көзге бодайның гектарыннан уртача – 47, арпаның гектарыннан уртача 39 центнер уңыш алдык быел, - дип, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә эшчәнлектә бурычлар билгеләрде 24 форма киңәшмәдә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров терлекчелек тармагында ел башыннан һәм август аенда булган эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, хуҗалыкларда булган кимчелекләргә тукталды. Иң беренче, хуҗалыкларда дөрес саннар һәп исәп эшен булдыру. Моңа ирешү өчен идарә үзенең кадрлар составын да тулыландырган. “Селэкс” программасын районда куллану буенча Фәнис Акрамов, УЗИ тикшерүен үткәрү өчен Илдар Сәмигуллин, азык лабораториясендә «Корм Оптима Эксперт» программасында хуҗалыклар өчен азыкны баланслап бирүдә Ленар Галләмов эшли башлаган.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда иң беренчел эш – азык миксерларында үлчәүләрнең төгәл эшләве. Миксерда болгатылган азык терлекләргә бирелгән урыннардан анализга алып та тикшереләчәк. Миксерлар өчен җаваплы кешеләр район базасында укытылачак. Чөнки билгеләнгән рацион терлекләргә тиешенчә болгатып бирелми икән, үсеш тә, сөт бирүчәнлек тә артмаячак дигән сүз.