ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

 

Дәүләт Думасы эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерүнең судтан тыш тәртибен билгеләүче Хезмәт кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

 

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

 

"Әлеге закон проекты белән без гражданнарның хезмәт хокукларын намуссыз эш бирүчеләрдән яклыйбыз. Эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычларны мәҗбүри түләтү мөмкинлеге халыкка тиешле түләүләрне тизрәк алу мөмкинлеге бирәчәк".

 

 

 


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

23 сентябрь көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышты. Иң элек, Энгель Нәвап улы завод җитештергән продукция ассортименты-күргәзмәлек белән танышты. Завод   КамАЗ машиналары өчен 20 төрдә детальләр эшли. Ел саен җитештерү күләме арту  биредә хезмәт куючыларның тырышлыгы, яңалыкка омтылып эшләү нәтиҗәсе.

 

Актаныш агрегат заводы директоры Гадел Хисмәтуллин заводның эшчәнлеге, үсеш темплары, 2019 елдагы перспектив эшчәнлек белән таныштырды, гомуми икътисадый күрсәткечләргә тукталды. Эшчәнлекләренә хисап, анализ ясауны презентация форматында район башлыгына тәкъдим итте.

 

Заводның баш инженеры Фәрит Вәлиев Энгель Нәвап улын хезмәтне саклау мәсьәләләре, җитештерү планнарын үтәү, җиһазларның торышы, 2019 елдагы эшчәнлек  белән таныштырды. Җитештерүне модернизацияләү һәм оптимальләштерү буенча башкарылган эшләр, экономия ясау  турында да сөйләшү барышында бәян ителде. ISO/TS халыкара сыйфат сертификатлары нигезендә продукциянең сыйфатын күтәрүдә дә максатчан эшли завод.

20 сентябрьдә,  «Сәламәтлек саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында,  Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе(БСМП) «Мобиль поликлиника»сы Актаныш районының Пучы авылында халыкны кабул итә, күчмә карау  уздыра башлады.

Тар профильле белгечләр: табиб-кардиологлар, невролог, кан тамырлары хирургы һәм уролог 132 кешегә карау һәм консультация үткәрделәр. 23-24 сентябрьдә мобиль комплекс үз эшен Пучы авылында дәвам итәчәк, якын-тирә авылларда яшәүчеләргә дә, график нигезендә, консультацияләр биреләчәк. 25 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр мобиль комплекс Актанышта үз эшен җәелдерәчәк.

Ветераннарыбызны олуг юбилейлары белән котлау районыбызда матур традициягә әверелде. 23 сентябрь көнне тыл ветераны Батталов Зиннур Баттал улына 90 яшь тулды. Ветеранны әлеге истәлекле көн белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева котлады. Ул аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

- Сезнең буын үзенчәлекле хезмәт сөючәнлек, эшкә җитди һәм хәтта героик караш белән аерылып тора. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәүне, иртәгәге көнгә ышаныч һәм озын гомер телим! – дигән юлларны Ләйсән Фоат кызы ассызыклап үтте. Юбилярны шулай ук Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Хөрмәев Мәхтүмҗан Мөхәммәтулла улы һәм туганнары котлады. Алар аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнары һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.

Зиннур Батталов әңгәмә барышында үзенең тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Зиннур Баттал улы - Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Кәзкәй авылының хөрмәтле аксакалы бүген дә көр күңел белән, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. Ихлас теләкләрдән күңеле нечкәреп, үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәт әйтеп озатып калды ул бәйрәм кунакларын.

 

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 16 сентябрьдә "Кадастр эшчәнлеге турында" һәм "Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында"гы законга үзгәрешләр көченә керде.

Алар җир кишәрлекләре хуҗаларына кадастр эшләре барышында исәпкә алынмаган квадрат метрларны законлаштыру мөмкинлеге бирәләр.

 

Шул ук вакытта Росреестр аңлата: милек хуҗалары комплекслы кадастр эшләре уздырылуын көтмичә дә, шәхси тәртиптә ызанлау уздыра һәм кадастр инженерларына мөрәҗәгать итеп, үз кишәрлекләре чикләрен аныклый алалар.

"Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләрен  үстерү үзәге" ДБУ Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән, "Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019" IV ачык конкурс башлану турында игълан итә.

Бу бәйге ел саен үткәрелә һәм күп кенә осталарга, һөнәрчеләргә, сәнгать һәм иҗат коллективларына, берлекләргә, шулай ук балалар оешмаларына үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, шулай ук Татарстан Республикасы регионнарының туристик җәлеп итүчәнлеген арттыра.

Конкурс турында нигезләмәне tursuvenir16.ru сайтында табарга була. Бәйге 7 номинациядә уза. Һәр номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм 50 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнә.  Конкурста катнашу өчен 25 октябрьгә кадәр  гаризаны түбәндәге адрес буенча бирергә кирәк: Казан, Мәскәү ур., 55-401, яки электрон почтага җибәрергә: konkurs-suvenirov@yandex.ru  .

Тулырак мәгълүмат  tursuvenir16.ru  сайтында. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 264-45-12, 236-06-43.

 

1 октябрь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Альмир Рәшит улы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркәева Фәридә Фатыйх кызының катнашуы планлаштырыла.

 

Әлеге чарада катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) узачак.

Росреестрның дәүләт хезмәтләре порталы www.rosreestr.ru файдалану өчен бик уңайлы.


22
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 23 сентябрендә төнлә куркыныч агрометеорологик күренеш Татарстан Республикасы территориясендә (күбесенчә көнчыгыш районнарда) 1 градуска кадәр һавада, 2-градуска кадәр туфракта суыклар көтелә.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 23 сентябрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә (күбесенчә көнчыгыш районнарда) 1 градуска кадәр һавада, 2-градуска кадәр туфракта суыклар көтелә. 


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Актанышта  традицион «Милләтләр кроссы-2019» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы-2019»республика массакүләм ярышлары узды, 1000 нән артык кеше катнашты. Иң яшь йөгерешчеләр Данир Газизовка – 2,2; Исламия Нуруллинага 3 яшь булса, спортсөяр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы өлкән катнашучылар Дилә Идрисовага – 56, Дильфат Мөхәмәдиевка 68 яшь иде. Аларга “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең истәлек бүләкләре тапшырылды.

Ленин исемендәге  паркка керү юлында мәктәп укучылары, оешма, предприятие, җирлек вәкилләре катнашында 11 сәгатьтә ярышларга старт бирелде. Программа 8 узыштан торды. Стартка беренче булып дүртенче сыйныфлар басты,  малайлар һәм кызлар  800 метрга йөгерде. Эстафетаны дәвам итеп, бишенчеләр-сигезенчеләр – 1500, югары сыйныфлар, 18-30 яшьлекләр – 3000, 31-45 һәм 45 яшь, аннан өлкәнрәкләр 1500 метрга йөгерделәр. Җитәкчеләр 800 метрга йөгерүдә үзләрен сынады.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр  белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International