Бүгеннән үк күп балалы гражданнар банкларга 450 мең сумга кадәр ипотека кредитын исәптән чыгару турында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.
"РФ Президенты Владимир Путин ипотека кредитын түләүче күп балалы гаиләләргә ярдәм итү турында бурыч куйды.Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләрнең ипотека кредитлары буенча бурычларының бер өлешен түләү турында июнь аенда канун кабул ителде.
Сентябрьдә Хөкүмәт күп балалы гаиләләрнең ипотекасын түләп бетерүгә акчалата түләүләр кагыйдәләрен раслады. Һәм инде бүген үк 2019 елның 1 гыйнварында өченче балалары туган гаиләләр шундый ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.
-Ел ахырына кадәр чама белән 10 меңнән артык гаилә 450 мең сумга кадәр түләүләр ала алачак, - дип, комментарий бирде Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина.
Шул рәвешле, әлеге акчалар ана капиталына өстәмә буларак ипотеканы түләп бетерүгә юнәлтелергә мөмкин.
Акчаларны алу өчен программа кагыйдәләре, ипотека кредиты нигезендә документларны банкка җибәрергә кирәк. «ДОМ.РФ»та мәгълүматлар тикшерелгәннән соң, программа операторы булган Торак өлкәсендә Бердәм үсеш институты ипотеканы тулысынча яисә өлешчә ябу өчен акча күчерә. Әлеге акчалар төп бурыч буенча бурычларны түләп бетерергә юнәлтелә, ә ул 450 мең сумнан ким булганда, калган сумма процентларны түләргә юнәлтелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалу турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 312 млн. сумнан артык.
Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурска гариза биргән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 103 КФХ 2 млн сумнан алып 4 млн сумга кадәр грантларга ия булдылар. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш районыннан (8 фермер), Азнакай һәм Теләче районнарыннан (6 шар фермер).
Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык буенча, товар балыгы җитештерү, җиләк-җимеш культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештетрү буенча проектларны гамәлгә ашырачаклар.
«Соңгы елларда авыл хуҗалыгын автоматлаштыру һәм авыр кул хезмәтен техника белән алыштыру нәтиҗәсендә агросәнәгать комплексы оешмаларында авыл халкының эш белән тәэмин ителеше шактый кими. Шул ук вакытта аларны эш белән тәэмин итү проблемасы барлыкка килә, шуны хәл итүгә республикада үзара бәйле тулы бер чаралар комплексы эшли. Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, авыл халкын эш белән тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эшлекле активлыгын арттыруга, авыл тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Министрлык яңа эш башлаучы фермерларның акчаларны максатчан тотуларын тикшереп тора, грантларны максатчан файдаланмау һәм (яисә) аларны алу өчен дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү фактлары ачыкланганда, бирелгән грантларның бюджетка кире кайтарылырга тиешлеген искәртә.
Казан шәһәренең «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының XVI ачык слеты узды. Чарада 14 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 200 кеше катнашты.
Өч көн дәвамында катнашучылар ун төрле дисциплинада ярыштылар, алар арасында Калашников автоматын тулы булмаган җыю-сүтү, кибет кирәк-яраклары, саф әзерлеге, тактик полоса, шулай ук ГТО нормаларын үтәү, һ.б. лар.
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы директорның хәрби-патриотик тәрбия буенча урынбасары Фарухшин Дамир Мирзанур улы һәм физкультура укытучысы Гәрәев Зөлфәт Рамил улы җитәкчелегендә 17 команда арасында III урынны яулады, грамота, "Lasertag" алу өчен сертификат, кубок белән бүләкләнде. Һәр катнашучы фитнес-беләзек алды.
"Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара форумы кысаларында икмәк пешерү буенча ХХ Россия Кубогына йомгаклар ясалды, анда Россиянең 20 төбәгеннән 24 команда катнашты. Икмәк пешерүчеләрнең һәм кондитерларның һөнәри ярышларында Россия кулланучылар кооперациясе оешмаларыннан һәм кооператив белем бирү системасы буенча уку йортларыннан 7 команда катнашты.
"Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара форумында Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) кооператорлары Икмәк пешерү буенча Росия Кубогына һәм “Сдобные изделия" (майга, сөткә изеп пешерелгән әйберләр) номинациясендә II дәрәҗә дипломга ия булдылар. Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының кулланучылар җәмгыятьләре кооператорлары «Иң яхшы Россия икмәге» бүләкләрен алдылар.
Татарстанлыларга җиңү җиңел бирелмәде. Кубокта катнашучылар категорияләр буенча бүленгән иде: икмәк пешерү белән күптән шөгыльләнүчеләргә, югары уку йортлары студентлары һәм һөнәри уку йортлары студентларына. Шартлар бик җитди куелган иде: биш сәгать эчендә - ике төрле ипи, майга, сөткә изелгән (сдобный) өч төрле камыр ризыгы пешерергә һәм камырдан космонавтикага багышланган арт-объект эшләргә. Кооператорлар бик тырыштылар һәм үзләрен иң яхшы итеп күрсәттеләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына беренче тапкыр еллык Юлламасы белән мөрәҗәгатьне ике дәүләт телендә җиткерә. Чыгышының беренче өлешен ул татар телендә башлады.
“Республика тотрыклылыгының нигезе булып милләтара, конфессияара тынычлык, гражданнарның татулыгы, халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни һәм рухи мирасы тора”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул соңгы арада республикада гражданлык аңы үсеше күзәтелүен әйтте. “Гражданлык аңының югары дәрәҗәдә булуын Дәүләт Советының яңа чакырылышына депутатлар сайлавы раслады”, - диде ул.
Гражданлык активлыгы артуының тагын бер мисалы итеп ул сайлаулар алдыннан гражданнардан күп тәкъдимнәр килүен атады. “Республика программаларын тормышка ашырганда аларны исәпкә алу мөһим”, - диде Президент.
Бу минутларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерүең дәвам итә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/25/194218/
Татарстанның үзәк район хастаханәләренә 24 сентябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды. Актаныш районы өчен бирелгән машина ачкычын Президент Рөстәм Нургали улыннан район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев кабул итеп алды.
«Татарстанның ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту программасын тәмамлыйбыз. Без ашыгыч ярдәм хезмәте өчен 187 машина, 4 мобиль поликлиника һәм өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен 43 автомобиль сатып алдык. Яңа транспорт табиблар эшенә уңай тәэсир итәр дип уйлыйм», — диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.
Быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн сум акча бүлеп биргән.
Татарстан Республикасы Буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +3..Һаваның максималь температурасы көндез +3º..+8º.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Бүген - 24 сентябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасы узды. Гран-прига Минзәлә интернат-мәктәбе «Мәрхәмәт юлыннан» проекты белән лаек булды, «Лада Ларгус» автомобиле белән бүләкләнде.
«РИТЭК» ҖЧҖ («ЛУКОЙЛ» ГАҖнең бүлендек предприятиесе) март аенда Татарстан һәм Самара өлкәсендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларының Х конкурсы башлануын игълан иткән иде. Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителде һәм өч номинация: «Экология», «Рухият һәм мәдәният» һәм «Спорт» буенча каралды.
Быел конкурс комиссиясенә 766 гариза кергән, 153 проект җиңүче дип табылган, гомуми грант суммасы 25 миллион.
«РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды конкурсында катнашып, Актаныш районыннан Адай мәдәният йортыннан Эльмира Муллаянова "Чиста чишмә", Пучы авылындагы ветераннар һәм инвалидлар йортыннан Роза Мәрданова "Уңайлы камин", Пучы мәктәбеннән Ләйсән Газизова "Шатлык " халык биюе балалар иҗат коллективына ярдәм итү", район сәнгать мәктәбеннән Сәвия Таһирова "Иҗат коллективларына ярдәм итү" проектлары белән җиңү яулады.
Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәген өйрәнүчеләр форумы узды. «Татар шәһәр бистәсе: үткәне, бүгенгесе, яңарыш һәм үсеш перспективалары» (Россия Федерациясе шәһәрләрендә татар бистәләрен саклау стратегиясе) темасы буенча оештырылган әлеге чара туган якны өйрәнүчеләрнең эшчәнлеген үстерү, Татар шәһәр бистәсе һәм татар халкы турында тарихи-мәдәни мәгълүматларны тарату, республикабызда, төбәкләрдә тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау максатларын үз эченә алды.
Әлеге форумның катнашучысы буларак, миңа Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Голландия вәкилләре белән аралашырга, үзара фикер алышырга туры килде. Көн дәвамында эшләгән секцияләр һәм пленар утырыш барышында без татар авыллары тарихын язганда тарихи-мәдәни мирасны җентекләп өйрәнү, саклау, куллану һәм таныту кысаларында, татар халкының милли традицияләрен, рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, кәсепләрен һәм мәдәниятен үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләдек. “Татар шәһәр бистәсе - урбанизация һәм глобализация чорында татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең төп чыганагы” дип исемләнгән секция утырышында “Диңгез, күл, елга бассейннарындагы татар шәһәрләре торак пунктларында балыкчылык һәм корабчылык (Идел-Урал җирлеге мәгълүматлары буенча)” темасы буенча чыгыш ясадым.
2 октябрь көнне «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) тәнәфессез, көндезге ялсыз консультантларның алмаш составы белән үткәрү планлаштырыла:
- "Бердәм РОССИЯ" партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә;
- "Бердәм РОССИЯ" партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә;
- Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.
Актаныш районы, Актаныш авылы, Юбилей урамы, 4 нче йорт адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә кизү тору графигы:
Пенсия фонды белгече Сәетов Алмаз Мирсәлим улы 8: 00-9: 30;
Суд приставы Нурлыев Наил Нургаян улы 9:30-11:00;
Нотариус Янгирова Ләйсән Сөнәгать кызы 11:00-12:30;
" ТР БТИ " АҖ Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы
Тимирова Энҗе Хавил кызы 12:30-14: 00;
Адвокат Юсупов Родин Долмаган улы 14: 00-15: 30.