Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәген өйрәнүчеләр форумы узды. «Татар шәһәр бистәсе: үткәне, бүгенгесе, яңарыш һәм үсеш перспективалары» (Россия Федерациясе шәһәрләрендә татар бистәләрен саклау стратегиясе) темасы буенча оештырылган әлеге чара туган якны өйрәнүчеләрнең эшчәнлеген үстерү, Татар шәһәр бистәсе һәм татар халкы турында тарихи-мәдәни мәгълүматларны тарату, республикабызда, төбәкләрдә тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау максатларын үз эченә алды.
Әлеге форумның катнашучысы буларак, миңа Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Голландия вәкилләре белән аралашырга, үзара фикер алышырга туры килде. Көн дәвамында эшләгән секцияләр һәм пленар утырыш барышында без татар авыллары тарихын язганда тарихи-мәдәни мирасны җентекләп өйрәнү, саклау, куллану һәм таныту кысаларында, татар халкының милли традицияләрен, рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, кәсепләрен һәм мәдәниятен үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләдек. “Татар шәһәр бистәсе - урбанизация һәм глобализация чорында татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең төп чыганагы” дип исемләнгән секция утырышында “Диңгез, күл, елга бассейннарындагы татар шәһәрләре торак пунктларында балыкчылык һәм корабчылык (Идел-Урал җирлеге мәгълүматлары буенча)” темасы буенча чыгыш ясадым.
Конференция программасы буенча без Томск шәһәренең тарихи өлешендә экскурсиядә булдык, татар бистәсенең истәлекле урыннарын карадык. «Татар мəдəният үзəге» иҗат коллективлары концерты, төбəк тарихы буенча Томск галимнəренең һəм төбəк тарихын өйрəнүчелəрнең китаплары һəм хезмəтлəре, җирле рəссамнарның картиналарыннан оештырылган күргəзмəләр һәрберебезнең күңелләренә хуш килде. Аеруча «Околица» авылы паркындагы Халыкара “Балта осталары” бәйгесе зур кызыксыну уятты. Безгә шулай ук Новосибирск һәм Екатеринбург өлкәләрендәге милли тормыш белән дә танышырга насыйп булды.
Милләтебез һәм халкыбыз өчен бик тә әһәмиятле бу чараны әзерләүче һәм уздыручы Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчелегенә һәм структуралары хезмәткәрләренә, Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә, аеруча “Туган як тарихын өйрәнүчеләр” җәмгыяте рәисе, археолог, галим-тарихчы Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка тарихыбызны барлауда күрсәткән шушы ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтлебез. Алга таба да тарихыбызны, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда киңәшләшеп, үзара фикер уртаклашып яшәсәк иде.