Казан шәһәренең «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының XVI ачык слеты узды. Чарада 14 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 200 кеше катнашты.
Өч көн дәвамында катнашучылар ун төрле дисциплинада ярыштылар, алар арасында Калашников автоматын тулы булмаган җыю-сүтү, кибет кирәк-яраклары, саф әзерлеге, тактик полоса, шулай ук ГТО нормаларын үтәү, һ.б. лар.
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы директорның хәрби-патриотик тәрбия буенча урынбасары Фарухшин Дамир Мирзанур улы һәм физкультура укытучысы Гәрәев Зөлфәт Рамил улы җитәкчелегендә 17 команда арасында III урынны яулады, грамота, "Lasertag" алу өчен сертификат, кубок белән бүләкләнде. Һәр катнашучы фитнес-беләзек алды.
Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы гәүдәне күтәрү буенча - беренче, АК-74 автоматын сүтеп җыюда - икенче, өченче, хәрби-тактик уенда – өченче, ату дуэлендә – беренче, аркада ятып гәүдәне күтәрүдә – беренче, канат тартуда – өченче, сафта йөрүдә өченче урын алды.