Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү уздырыла

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

1 октябрь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Альмир Рәшит улы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркәева Фәридә Фатыйх кызының катнашуы планлаштырыла.

 

Әлеге чарада катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International