Татарстан Росреестры: җир кишәрлегенең исәпкә алынмаган квадрат метрларын комплекслы кадастр эшләрен уздырмыйча да законлаштырырга мөмкин

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 16 сентябрьдә "Кадастр эшчәнлеге турында" һәм "Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында"гы законга үзгәрешләр көченә керде.

Алар җир кишәрлекләре хуҗаларына кадастр эшләре барышында исәпкә алынмаган квадрат метрларны законлаштыру мөмкинлеге бирәләр.

 

Шул ук вакытта Росреестр аңлата: милек хуҗалары комплекслы кадастр эшләре уздырылуын көтмичә дә, шәхси тәртиптә ызанлау уздыра һәм кадастр инженерларына мөрәҗәгать итеп, үз кишәрлекләре чикләрен аныклый алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International