"Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләрен үстерү үзәге" ДБУ Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән, "Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019" IV ачык конкурс башлану турында игълан итә.
Бу бәйге ел саен үткәрелә һәм күп кенә осталарга, һөнәрчеләргә, сәнгать һәм иҗат коллективларына, берлекләргә, шулай ук балалар оешмаларына үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, шулай ук Татарстан Республикасы регионнарының туристик җәлеп итүчәнлеген арттыра.
Конкурс турында нигезләмәне tursuvenir16.ru сайтында табарга була. Бәйге 7 номинациядә уза. Һәр номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм 50 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнә. Конкурста катнашу өчен 25 октябрьгә кадәр гаризаны түбәндәге адрес буенча бирергә кирәк: Казан, Мәскәү ур., 55-401, яки электрон почтага җибәрергә: konkurs-suvenirov@yandex.ru .
Тулырак мәгълүмат tursuvenir16.ru сайтында. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 264-45-12, 236-06-43.