20 сентябрьдә, «Сәламәтлек саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе(БСМП) «Мобиль поликлиника»сы Актаныш районының Пучы авылында халыкны кабул итә, күчмә карау уздыра башлады.
Тар профильле белгечләр: табиб-кардиологлар, невролог, кан тамырлары хирургы һәм уролог 132 кешегә карау һәм консультация үткәрделәр. 23-24 сентябрьдә мобиль комплекс үз эшен Пучы авылында дәвам итәчәк, якын-тирә авылларда яшәүчеләргә дә, график нигезендә, консультацияләр биреләчәк. 25 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр мобиль комплекс Актанышта үз эшен җәелдерәчәк.