ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

29 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернатының 30 укучысы Ватанга һәм үз хыялларына тугрылыклы булырга ант бирделәр.  Хәзер алар гади укучылар гына түгел, чын кадетлар булдылар. Бу аларның һәрберсенә үзләре башкарган эшләре, кылган гамәлләре өчен зур җаваплылык өсти.

Актаныш авылы читендәге алачыклар юкка чыкканга да күпме гомер узды, соңрак инде тимер чүкегән тавышлар машина-техника паркында гына ишетелә иде. Ә хәзер район үзәгендә “Газстрой сервис” җәмгыятенең заманча тимер эшкәртү цехы барлыкка килде. Ә инде  тәҗрибәне алар  күрше Мөслим районындагы авыл хуҗалыгы техникаларына тагылма кораллар җитештерүче “Агро-мастер” җәмгыятеннән  өйрәнгәннәр. Яңа тимер эшкәртү цехын хәбәрчебез дә күреп кайтты.

Сентябрь аенда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык булып “Башак” җәмгыяте танылды. Хуҗалыкка алгарыш символы булган ат сыны һәм 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

24 форма-киңәшмә барышында шәхси сектордагы терлек хәрәкәтенә анализны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ясады. Сентябрь аена җирлекләрдә барлыгы 12 229 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

29 октябрь көнне Актаныш районында 24 форма-киңәшмә үтеп, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар сентябрь аена нәтиҗә ясады. Бу юлы киңәшмә видеоэлемтә аша гамәлләштерелде.

Данил Мөхәммәтдинов КамАЗ машинасы белән көн саен район эчендә генә дә 400 чакрымнан артык юл үтә. "Башак" хуҗалыгының алдынгы шоферларының берсе бүген хезмәттәшләре белән ферма төзелешенә ком ташый, ә Яңа Әлемнән Идел буеннан бер әйләнеп кайту 50 чакрым тәшкил итә.
“Башак” хуҗалыгыннан берьюлы җиде автомашина иртәнге җидедә үк юлга кузгала. Җиде шофер да үзара дус-тату, бер-берсенә ярдәм кулы сузып эшлиләр. Эльвир Насыйпов арада иң яше, Данил абый аның остазы булып тора. 1994 нче елдан машина рулен иярли башлаган шоферда өйрәтерлек тәҗрибә дә, осталык та җитәрлек.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 3 октябрендә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 сентябрендәге 1491 санлы карары (алга таба – кагыйдәләр) белән расланган башка затларга исемле билетларны, исемле абонемент һәм исемле экскурсия юлламаларын кире кайтару кагыйдәләре һәм шартлары үз көченә керде.

Бу бөтен ил буенча бердәм дәүләт имтиханнарын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды

Күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү гадиләштереләчәк, милекне рәсмиләштерү вакыты, кадастр исәбенә алу һәм башка хезмәтләр тизрәк күрсәтелә башлаячак. Моннан тыш, бөтен ил буенча күчемсез милек белән алыш-бирешләр өчен онлайн режимда ЕГРН нан мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче сервис эшли башлаячак. Бу илнең барлык субъектларында күчемсез милекне исәпкә алуның яңа мәгълүмати системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын кабул итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 565 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International