САФЛАР ТУЛЫЛАНА: Актаныш кадетлары ант кабул итте

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

29 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернатының 30 укучысы Ватанга һәм үз хыялларына тугрылыклы булырга ант бирделәр.  Хәзер алар гади укучылар гына түгел, чын кадетлар булдылар. Бу аларның һәрберсенә үзләре башкарган эшләре, кылган гамәлләре өчен зур җаваплылык өсти.

“Иман” спорт сараенда оештырылган тантанада район башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш районы прокуроры  Сергей Назаров,  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе белгечләре, кадетларның әти-әниләре катнашты.

 

Кадет мәктәбе өчен иң мөһим чараларның берсе булган ант кабул итү тантанасында кадетларны һәм укытучылар коллективын  район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итеп, аларга киләчәктә уңышлар теләде. Хезмәтләрендә югары нәтиҗәгә ирешкән педагогларга Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International