24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Актаныш районының терлекчелек тармагы сентябрь аена йомгак ясады

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

29 октябрь көнне Актаныш районында 24 форма-киңәшмә үтеп, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар сентябрь аена нәтиҗә ясады. Бу юлы киңәшмә видеоэлемтә аша гамәлләштерелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  баш хисапчысы Дилүс Мөхәммәтдинов үз чыгышында  1 октябрьгә хуҗалыклар буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән кергән акча кереме хакында бәян итте. Ел башыннан сөт-ит сату,  хезмәткә түләү буенча һәр хуҗалыкка тирән анализ ясалды. 

Октябрь аена  Актаныш районы 35 519баш МЭТ белән аяк баскан. Шуларның 10 258е – сыер малы. Ел башыннан 819 баш мал арттыруга ирешкәнбез.  Шул вакыт аралыгында 10 293  бозау алынган, ай эчендә – 999 баш. 522  терлек үлеменә юл куелган – сан шактый зур кебек тоелса да, соңгы елда терлек сакланышына игътибар арту сизелә, бу аеруча терлек үлеме кимүдә чагылыш таба.

Тик менә сыер-таналарны каплату буенча хуҗалыклар куелган планны үтәп чыгарга охшамаган – димәк, болай дәвам итсәк, бозау алуның да  минуска китү куркынычы зур.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе сөт анализлары, мал торакларына дизенфекция үткәрү ешлыгы буенча анализ ясады.

Терлекчелек тармагының һәр бүлеген колачлаган 24 форма-киңәшмә хуҗалыклар алдына бу юлы да хата-кимчелекләрне төзәтү юнәлешендә эш нәтиҗәлелеген арттыру таләбен куйды. Ел тәмамланырга ике ай вакыт калды – задание үтәлеше буенча “койрыклар”ны карап, тагын бер талпынып, кулдан килгән кадәр эшләргә кирәк дигән сүз бу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International