24 форма-киңәшмә барышында шәхси сектордагы терлек хәрәкәтенә анализны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ясады. Сентябрь аена җирлекләрдә барлыгы 12 229 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулар эченнән 4 721е - сыер малы. Соңгы арада авыл кешеләре арасында ат асрауга да караш уңай. Моны җирлекләрдә атларның сизелерлек артуы дәлилли. Ә менә сарык-кәҗә күзгә күренеп кими... Аеруча вак малга “ярлылану” Иске Кормаш, Пучы, Иске Богады, Аккүз, җирлекләрендә ачык чагыла.
Ел эчендә МЭТ арттырган җирлекләр арасында лидерлык позициясен Кәзкәй, Киров, Актаныш, Әтәс, Актанышбаш, Такталачык җирлекләре били. Татар Ямалысы, Яңа Әлем, Аккүз җирлекләрендә, киресенчә, саннар кимүдә.
Мөгезле эре терлекне арттыруга йөз тоткан җирлекләрдә сыер санының артуы да гаҗәп түгел. Авыл кешесе мал асрауның авырлыгын үз җирлкәсендә күтәреп тә, аннан баш тартмый икән, димәк, терлек тотуның файдасын да тоя ул. Ә файдаланам дигән кешегә файдасы, чыннан да, бар терлекнең. Шул ук сөт сатудан да чамалап була моны. Сөт сату буенча лидерлык Түке, Аеш, Кәзкәй, Иске Байсар җирлекләрендә.
Аннан килеп, шәхси секторларга терлекләрнең мал-баш санын арттыруда дәүләт тә саллы ярдәм күрсәтә. Бу нисбәттән быел да субсидияләр гамәлдә. Актаныш районы быел 58 мини-ферма төзүне максат итеп куйган иде. Димәк, 58 шәхси хуҗалык терлек тергезүдә республика ярдәменә аркаланачак дигән сүз бу. Күрсәткеч начар түгел. Бүгенге көнгә сафка басачак 41 мини-ферманың документы әзерләнгән. Шуларның 36сына инде акчалар да кайткан. Ярдәмнең гомуми күләме - 11 миллион 600 мең сум.
Соңгы елларда Актаныш районы авыллары үз асылына кайта дисәк тә, ялгыш фикер булмас. Авыл кешесе сыерлы-сыйлы тормышны сайлый. Хәер, әзерне алып өйрәнмәгән шул ул таң әтәчләре белән уянырга күнеккән абый-апалар. Алар өчен абзарда сыер мөгәп, ат кешнәп, сарык бәкелдәп торырга тиеш. Менә шул чакта авылда - кот, йортларда бәрәкәт югалмаячак.
Айлык нәтиҗәләр буенча алгарыш символы – ат сынының Күҗәкә авыл җирлегенә тапшырылуы да авылларның маллы тормышка омтылуына бер дәлил булды кебек. Кәзкәй, Актаныш җирлекләре дә, терлек хәрәкәте буенча, рейтинг таблицасының түреннән урын алган. Тик менә Иске Кормаш, Уразай, Аккүз җирлекләре бу юнәлештә иң ахырда – кызыл зонада. Бу җирлекләр бөтенләе белән шәһәрләшергә исәп тотмыйлардыр дип ышанасы килә. Авылларны сакларга иде бит әле, райондашлар!