Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы сентябрьгә йомгак ясап, ай эчендәге югалту-табышларын барлады.
Гомуми нәтиҗәләр анализланганнан соң, терлекчелек тармагында җиң сызганып, эшне күңел биреп башкарган хуҗалыклар аталып, аларга район хакимияте тарафыннан әзерләгән акчалата премияләр тапшырылды.
Сентябрь аенда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык булып “Башак” җәмгыяте танылды. Хуҗалыкка алгарыш символы булган ат сыны һәм 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды. Икенче урынны лаеклы төстә “Нигез” хуҗалыгы яулап, 25 мең сум премиягә ия булды. Алдынгылар өчлеген йомгаклаган “Чишмә” агрофирмасы 20 мең премия белән хөрмәтләнде.