Данил Мөхәммәтдинов КамАЗ машинасы белән көн саен район эчендә генә дә 400 чакрымнан артык юл үтә. "Башак" хуҗалыгының алдынгы шоферларының берсе бүген хезмәттәшләре белән ферма төзелешенә ком ташый, ә Яңа Әлемнән Идел буеннан бер әйләнеп кайту 50 чакрым тәшкил итә.
“Башак” хуҗалыгыннан берьюлы җиде автомашина иртәнге җидедә үк юлга кузгала. Җиде шофер да үзара дус-тату, бер-берсенә ярдәм кулы сузып эшлиләр. Эльвир Насыйпов арада иң яше, Данил абый аның остазы булып тора. 1994 нче елдан машина рулен иярли башлаган шоферда өйрәтерлек тәҗрибә дә, осталык та җитәрлек.
- Җитәкчеләрнең ышанычын аклап эшләргә тырышам. Юлда йөргән һәркемгә хәвеф-хәтәргә очрамагыз,игътибарлы булыгыз дип әйтәм,- ди алдынгы машина йөртүче.
26 ел эчендә Данил Мөхәммәтдиновның хезмәтен югары бәяләп, күп сандагы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырыла. Районда узган слетлар, Сабантуйларының түрендә хөрмәтләнгән механизатор да әле ул. Быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасында да катнаша, бер төркем алдынгы райондашларыбыз белән “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә залында кунак булып кайтты.
Данил Мөхәммәтдинов озак еллар язгы чәчүдә үзеннән зур өлеш кертә, хуҗалыкта аның аягы басмаган басу-кырлар да калмагандыр. Берьюлы шофер һәм механизатор булып эшләгән вакытлары бар аның. Кайчандыр өр-яңа “Бюлер” тракторын нәкъ менә Данилга ышанып тапшыралар, өч ел элек кайткан яңасына да Данил абый утыра.
“Два в одном!”- ди аның турында бригадир Рамил Гарипов. Игенче чәчү чорында иртәнге таң белән тургайлар сайрый башлаганда ук Әлем басуларына юл ала, кичен кояш баеганда гына кайта. Абыйсы Фарис та механизатор Данилның, Мөхәммәтдиновларның биш бала арасыннан икесе туган авыл, туган җир гаме белән яшәүне сайлап, һич тә ялгышмаган. Алар-хуҗалыкның йөрәге, авылның терәге.