Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов чираттан тыш район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рафак Ризванов, Актаныш автортранспорт предприятиесе җитәкчесе Айзат Зиннуров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов һәм башка вазыйфаи затлар үз эшчәнлекләре буенча хисап тотты.
.png)
11 ноябрь көнне Актанышта, “Талантларны ачу - 2020” программасы кысаларында, "Районның талантлы яшьләрененең һөнәри үсеш экосистемасы" дип аталган префорум үтте. Аның эшендә “Талантлар университеты” оешмасы башкарма директоры Айдар Акмалов, Талантлар Университетының “Территориаль челтәр һәм партнерлык хезмәттәшлеге" юнәлеше җитәкчесе Ольга Шиндор катнашты.
.jpg)
12 ноябрь көнне 2020 елгы икмәк язмышы өчен көрәшкән җир улларын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев катнашты.
.jpg)
Ел дәвамында Актаныш районының 26 җирлегендә барлыгы 1 546 янгынны кисәтү җайланмасы кую планлаштырылган иде. Ун ай эчендә җирлекләр әлеге планны 707 данәгә арттырып үтәгән,нәтиҗәдә әлеге күрсәткеч бүгенге көнгә 2 253не тәшкил итә. Бу, билгеле, беренче чиратта, авыл халкының үзенең уяулыгы, сакчыллыгы белән бәйле, чөнки барлык извещательләрнең 1 923е гражданнарың үз хисабына сатып алынган. Районның социаль яклау бүлеге тарафыннан исә 330 хәбәриткеч урнаштырылган.

Актаныш районының сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернатында тантаналы чара булып узды. Быел гына сынау аша бишенче сыйныфка укырга кергән укучыларны гимназия сафларына кабул иттеләр. Әлеге чара бишенчеләр өчен генә түгел, гимназия коллективы, әти-әниләр өчен дә күркәм бәйрәмгә әйләнде.
11 ноябрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмә авыл башлыкларын, мәктәп директорларын, гомум-гамәли һәм участок табибларын, полиция вәкилләрен янә бер йодрык итеп туплап, бүгенге яшәешнең ни хәлдә булуын “алсу күзлекләрне” салып карарга мәҗбүр итте. Бу юлы 25 форма-киңәшмә видеорежимда гамәләштерелде.
.jpg)
12 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Инстаграмда күчемсез милек белән килешүләр башкару мәсьәләләре буенча туры эфир үткәрәчәк.
Үзегезнең сорауларыгызны Татарстанның Инстаграм челтәрендәге Россия реестрының рәсми аккаунтында @ rosreestr_tatarstana бирә аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе агымдагы елның октябрендә өлешләп төзүдә катнашу буенча 3042 шартнамә теркәгән. Бу агымдагы елда гына түгел, соңгы елларда да иң күп төзелгән шартнамә.
Бүген, 11 ноябрьдә, Дәүләт Думасы ахыргы өченче укылышта Физик затлар кеременә салымны 13тән 15 процентка кадәр арттыру турында закон кабул итте.