Актаныш районы җирлекләре янгынга каршы “кораллана” - Яңа Әлем җирлеге үрнәк күрсәтә

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның ун аенда Актаныш районында 41 янгын очрагы теркәлгән. “Кызыл әтәч” кунган объектларның җидесе - торак йорт. Иң аянычы – Такталачык авылында теркәлгән янгында бер райондашыбызның гомере өзелде. Янгын очракларын анализлагач исә аларның сәбәпләренең күп очракта кеше факторына барып тоташуы ачыклана.

Ел башында Актаныш районы җитәкчелеге, янгыннарны булдырмау максатыннан, һәр авыл җирлеге башлыгына шәхси йортларны автоном рәвештә янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) белән җиһазлауны контрольдә тоту бурычын куйган иде. Сүз аз керемле, күп балалы, социаль яктан куркыныч гаиләләр, 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләр турында гына бармый – райондагы һәр йортта булырга тиеш мондый төр хәбәриткечләр. Алар кеше гомерен саклап калуга иң ышанычлы чара булудан тыш, мөлкәтне саклап калуда да әһәмиятле роль уйный.


Ел дәвамында Актаныш районының 26 җирлегендә барлыгы 1 546 янгынны кисәтү җайланмасы кую планлаштырылган иде. Ун ай эчендә җирлекләр әлеге планны 707 данәгә арттырып үтәгән,нәтиҗәдә әлеге күрсәткеч бүгенге көнгә 2 253не тәшкил итә. Бу, билгеле, беренче чиратта, авыл халкының үзенең уяулыгы, сакчыллыгы белән бәйле, чөнки барлык извещательләрнең 1 923е гражданнарың үз хисабына сатып алынган. Районның социаль яклау бүлеге тарафыннан исә 330 хәбәриткеч урнаштырылган.

Авыл халкын ут-күздән саклау юнәлешендә иң актив эшчәнлек алып барган җирлекләр исемлеген Яңа Әлем җитәкли. Алар планны 235 процентка үтәп чыгуга ирешкән. Нәтиҗәдә, барлыгы 275 йорт шул рәвешле янгынга каршы “коралланган”, бу җирлекнең 45 проценты дигән сүз.
Җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова әлеге саклык чараларын урнаштыруел әйләнәсе дәвам итә дип искәртә. “Халыкка извещательләрнең мөһимлеген төрлечә аңлатам. Янгыннар буенча статистиканы мисал итеп китерәм, шушы хәбәриткеч нәтиҗәсендә сакланып калган кеше гомерләре, мал-мөлкәт хакында мәгълуматны авылдашлар төркеменә урнаштырып барам. Саннарга карап, халык актив рәвештә йортларына шушы җайланманы урнаштыра. Алга таба да бу эш планлы төстә алып барылачак. Максат – кулдан килгән кадәр янгыннан саклану”, - ди ул.

Шулай ук Киров җирлеге дә янгыннан саклану чарасын урнаштыру буенча алдынгылар сафында, биредә план 223 процент күләмендә башкарылган. Иске Айман, Чуракай, Күҗәкә, Усы, Пучы, Аккүз, Кәзкәй, Татар Ямалысы, Теләкәй, Иске Богады, Такталачык, Иске Кормаш, Иске Байсар, Чалманарат, Уразай, Әтәс җирлекләрендә хәбәриткечләр белән җиһазландырылыш 100 проценттан артык.

Шул ук вакытта имин яшәешкә битарафлык күрсәткән җирлекләр дә юк түгел. Аларда план үтәлеше район таләбенә әле дә җитмәгән.Иң түбән күрсәткеч Югары Яхшый җирлегенә туры килә – 72 процент. Татар Суыксуда – 78 процент. Аеш җирлегенең 85 проценты исә тулысынча диярлек районның социаль яклау бүлеге тырышлыгы нәтиҗәсе, чөнки биреддә нибары бер кеше генә янгын хакында хәбәр итә торган җайланманы үз хисабына куйдырган. Калганнар үз-үзләренә шул дәрәҗәдә ышанамы, әллә инде мондый “корал” хакында бөтенләй хәбәрдар түгелме?


Юкса, янгынны кисәтү җайланмалары кыйммәт тә түгел, бәяләре 250-500 сум аралыгында тибрәнә. Өстәвенә, районның янгынга каршы хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә, аларны сатып алу бәясе 250 сумнан артмый.
- Датчиклар аз гына төтен исенә дә реакция бирә. Ут чыгу турында хәбәр бирүче җиһазлар электр челтәренә тоташтырылмаган, ә аларның батарея корылмасы бер елга кадәр җитә. Кечкенә генә ут чыгу күзәтелгән очракта да, алар, күңелгә ятышсыз яңгыравык тавыш чыгарып, дөньясын онытып йоклаган кешене дә уятачак. Аларның файдасы һичшиксез зур булачак. Шуңа күрә, хөрмәтле оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык рәисләре, үзегезнең хезмәткәрләрегезнең куркынычсызлыгын кайгыртуга игътибар юнәлтсәгез иде. Бу җайланмаларны алуга ярдәм итсәгез иде. Бурдан кала, уттан калмый!, - ди бу уңайдан Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов.
Иң мөһиме, янгыннарга юл куймау, бу афәттән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк саклану. . Ут чыгу турында хәбәр бирүче җиһазларның һәр өйдә булырга тиешлеген аңлату исә беренче чиратта җирлек башлыкларының турыдан-туры бурычы булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International