Райондашларыбызның яшәү рәвешен тирәнтен өйрәнүгә, саклап калуга, киләчәкне кулдан килгән кадәр тотырыклы итүгә юнәлдерелгән 25 форма-киңәшмә райондагы иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Күпмедер дәрәҗәдә хаталар өстендәге эш кебек кабул ителә ул.
11 ноябрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмә авыл башлыкларын, мәктәп директорларын, гомум-гамәли һәм участок табибларын, полиция вәкилләрен янә бер йодрык итеп туплап, бүгенге яшәешнең ни хәлдә булуын “алсу күзлекләрне” салып карарга мәҗбүр итте. Бу юлы 25 форма-киңәшмә видеорежимда гамәләштерелде.
Чара ахырында җирлек башлыкларының рейтингы чыгарылып, ай эчендә иң нәтиҗәле эшчәнлек алып барган җирлек башлыгына пар күгәрчен сыны тапшырылды. Хезмәтне югары бәяләүче әлеге алгарыш символына бу юлы Иске Айман авыл җирлеге ия булды.