“Талантлар университеты” Актанышта муниципаль система булдырачак

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрь көнне Актанышта, “Талантларны ачу - 2020” программасы кысаларында,   "Районның талантлы яшьләрененең һөнәри  үсеш экосистемасы" дип аталган префорум үтте. Аның эшендә “Талантлар университеты” оешмасы башкарма директоры Айдар Акмалов, Талантлар Университетының “Территориаль челтәр һәм партнерлык хезмәттәшлеге" юнәлеше җитәкчесе Ольга Шиндор катнашты.

Талантлар Университеты Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары администрациясе белән берлектә укучыларны һәм яшьләрне уңышлы эшкә урнаштыру, остазларның потенциалын тормышка ашыру, бөтен республика территориясендә ата-аналарны  белем бирү процессына җәлеп итәр өчен мөмкинлекләр булдыру өстендә актив эшли.

– Хәзерге вакытта талантлар белән эшләү буенча муниципаль система актив формалаша. Без республика районнарына уртак хезмәттәшлек турында тәкъдим белән чыктык һәм юл картасын белән партнерлык элемтәләре турында килешү җибәрдек. Без сәләтле, талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе булган һәр районда шәхси муниципаль система корырга, район үзенчәлекләренә карап, системага  төзәтмәләр кертергә телибез, чөнки һәр районның, һичшиксез, үз спецификасы бар, - диде очрашу барышында Ольга Шиндор.

Район башлыгы Энгель Фәттахов  чарада катнашкан урынбасарларына, мәгариф һәм мәдәният бүлеге җитәкчеләренә, мәктәп директорларына мөрәҗәгать итеп, “Талантлар университеты” белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәклеген искәртте һәм моны җитди бурыч итеп куйды.  Республика биргән мөмкинлектән тулысынча файдаланырга чакырды ул. “Талантларны барлау һәм аларны үстерү юнәлешендә  һәрвакыт  ике яклы эш булырга тиеш - Талантлар Университеты  район белән бердәм эшләсә генә, аның нәтиҗәсе булачак. Бу, беренче чиратта  безгә кирәк”, - дип искәртте район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International