ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК ХЕЗМӘТ: Район башлыгы Энгель Фәттахов Республика күләмендә иң яхшы комбайнчы дип танылган механизаторларны бүләкләде

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Районыбызның унөч  урак батыры Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән "Иң яхшы комбайнчы-2020" бәйгесендә җиңеп, 100 әр мең сум күләмендә премия белән бүләкләнделәр.

Республикакүләм ярышта барлыгы бөртек суктыруда һәм игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче 1 436 хезмәткәр катнашкан, шул исәптән 1298 комбайнчы бөртеклеләрне суктыруда һәм 138 механизатор бөртекле культураларны чаптыруда. Конкурс шартлары буенча, ашлык суктыру комбайннары һәм чапкычлары, егәрлекләренә карап, төрле категорияләргә бүленделәр.

12 ноябрь көнне 2020 елгы  икмәк язмышы өчен көрәшкән җир улларын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев катнашты.

- Быелгы ел игенчелек өчен бик уңай килде – районыбыз басу-кырларыннан 200 000 тонна икмәк җыеп алдык. Әлеге күрсәткеч сезнең хезмәт нәтиҗәсе.  Сезне тынгысыз һәм авыр хезмәтегездә ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Без сезнең белән көчле һәм сезнең белән горурланабыз. Сез - Татарстан җиңүчеләре, аның фидакарь икмәк игүчеләре,-диде  Энгель Нәвап улы.

Район башлыгы  Татарстан күләмендә данланган 13 механизаторга  дипломнар тапшырды. Шунысы сөенечле, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Иң яхшы комбайнчы-2020"  бәйгесен дүртенче ел рәттән гамәлләштерә. “Әнәк” агрофирмасыннан Дамир Гыйздатуллин  һәр ел Республиканың иң яхшы комбайнчылары сафына эләгә. Бу инде  икмәккә хөрмәтнең, хезмәткә тугрылыкның асыл билгесе.

 Бүген “Актаныш игенчесе” дигән горур исемне  исбатлап, район башлыгы кулыннан диплом алган   җир улларының исемлеге:

  1. “Актаныш” агрофирмасыннан Альберт Шәнгәрәев;
  2. “Актаныш” агрофирмасыннан Равил Мирзаханов;
  3. “Актаныш” агрофирмасыннан Фоат Дәүләтов;
  4. “Актаныш” агрофирмасыннан Ирек Сәлахов;
  5. “Әнәк” агрофирмасыннан Илмар Хәмзин;
  6. “Әнәк” агрофирмасыннан Марсел Мисбахов;
  7. “Әнәк” агрофирмасыннан Илнар Хафизов;
  8. “Әнәк” агрофирмасыннан Фәнис Сәлахов;
  9. “Саф” хуҗалыгыннан Линар Батыров;
  10. “Актаныш” агрофирмасыннан Айдар Нуртдинов;
  11. “Актаныш” агрофирмасыннан Илшат Гизетдинов;
  12. “Әнәк” агрофирмасыннан Дамир Гыйздатуллин;
  13. “Башак” хуҗалыгыннан Фәнил Хәйдәров;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International