ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга

Вебинарларда катнашу өчен эш бирүчеләр вәкилләренә түбәндәге тәртиптә теркәлү узарга кирәк:

1. Чараның рәсми сайтына күчәргә – https://forms.gle/Nk7Mmf2aEbJJxkz68  .  

2. Катнашучылар турында мәгълүмат кертергә;

3. Раслау алу.

Теркәлү өчен җаваплы-СОЦПРОФ эксперт төркеме җитәкчесе Филатов Артем Анатольевич -  8-962-505-55-34.

Вебинарларда катнашу бушлай!


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

9 апрельдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органынын «Кайнар линия» телефонына бер атна элек кул чатыры (зонт) сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул 2 көн дә хезмәт итмәгән килеш сафтан чыккан. Ул безгә әлеге зонтны алыштырырга мөмкинме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгечләр кулланучыны тынычландырып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № РФ Законының 18 статьясы нигезендә аңлатма бирделәр. Товарда завод характерындагы җитешсезлек табылган очракта, кулланучы товарны алыштыру яки бәямен киметүне, шулай ук сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару таләпләре белән товарны сатып алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

РОССИЯ ПРОФСОЮЗЛАРЫ БЕРЛӘШМӘСЕ (СОЦПРОФ) ХЕЗМӘТНЕ САКЛАУ ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ДОКУМЕНТЛАРГА КҮЗӘТҮ БУЕНЧА ВЕБИНАРЛАР СЕРИЯСЕН ОЕШТЫРА.


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген республиканың махсус комиссиясе Актаныш муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Җәмгыятьләрнең әзерлегенә төп бәяне  "Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге"нең ТРсы буенча филиал җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин бирде.

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  эшлекле сәфәр белән Актаныш районына килде. Мәгълүм булганча,  2021 елда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен Актаныш  районы  үзендә кабул итәчәк. Бүгенге эшлекле сәфәр дә  районда мәгариф системасының торышы белән танышу, алга билгеләнгән максат-бурычларны өйрәнү белән бәйле иде.

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин Актаныш мәгарифе эшчәнлеге белән танышты.

 Актаныш гимназиясендә ул укучыларның проект эшләре белән танышты, укытучылар белән аралашты. Әлфия Авзалова исемендәге интерактив музейда булып, үзенең фикерләрен белдерде.

Программа нәкъ 100 көнгә исәпләнгән,  катнашучылар көн саен кечкенә генә файдалы мәгълүмат блогын (видео + текст) ала һәм база күнегүләреннән тренировка комплексларын башкара.
Программа ике зур теоретик блоктан тора, аларның һәркайсында төп темалар тикшерелә һәм мөмкин булган барлык сорауларга җаваплар бирелә.

 

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

05 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр. 2021 елның 8 апрелендә

Иртән, көндез һәм кич белән 2021 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил 15-18 м/с көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

“БЕЗ БЕРГӘ!” ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНЫҢ  РӘСӘЙ СУВЕНИРЛАРЫ НОМИНАЦИЯСЕ БУЕНЧА КУЛ ЭШЛӘРЕ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International