2020 ел белән чагыштырганда, фатирларга, шәхси йортларга һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 2,5 тапкырга арткан. Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры китерә. Әйтик, 2021 елның өч аенда ведомство тарафыннан күчемсез милек объектларына сату-алу буенча 60 меңгә якын килешү теркәлгән. Узган ел алар 23 меңнән артык иде.
2021 нче елның 14 нче апреленнән 23 енә кадәр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлегендә һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә 3-00-26, 3-09-62 телефоннары аша профилактик прививкалар әһәмияте, кирәклеге хакында “кайнар линия” элемтәсе эшли. Профилактик прививкалар ясатуга кагылышлы сораулары булган гражданнар мөрәҗәгать итә алалар.
В Управлении Росреестра по Республике Татарстан рассказали, на что стоит обратить внимание при оформлении права собственности на совместное имущество.
Чикләрне билгеләү буенча әлеге масштаблы эшләр 2021 елда «җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру буенча эксперимент кысаларында үткәрелергә тиеш.
2019 елдан башлап, Россиядә этаплап товарларны мәҗбүри маркировкалау үтә. 2019 елда ул тәмәке продукциясенә, 2020 елда шиннарга, парфюмерияләнгән товарларга һәм хушбуйларга, фотоҗиһазларга, аяк киеменә кертелде. Агымдагы елда кием-салым, эчке кием, чиратта велосипедлар, су, сөт һәм башка товарлар бу системага керәчәк.
Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бухакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә
1991 елның 19 апрелендә “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында” Россия Федерациясе Законы кабул ителә. Дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарихы нәкъ менә шушы датадан башлап алып барыла. Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 30 ел эчендә, район халкы өчен үзенең әһәмиятен раслап, гади булмаган үзгәрешләр юлын узды.
.jpg)
Актаныш районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште. Кояш чыгуын туган як басуларында каршы алган Җир уллары хезмәтне дә макталырлык итеп башкара, иҗатны да читкә куймый алар.
“Таң” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Диларис Мөхәммәтшинның хезмәте дә җанына бик якын. Басу-кырларда эшләгән вакытта, райондашыбыз шигырьләр язу белән дә мавыга. Әгәр син башкарган хезмәт күңелдә шигырь юллары тудырырга сәләтле икән – димәк, ул дөрес сайланган!
.jpg)
Агач - куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - агач утырту көне.
.jpg)