Бүген район хакимиятенең утырышлар залында оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында узган чираттагы атналык киңәшмәдә Россия Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Альберт Хәбибуллин да катнашты.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 июнендә көндез һәм кич урыны белән урыны белән яшен һәм боз явуы көтелә.Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчле җил.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген, район архив бүлегендә “Фронттан килгән хатларны укыйбыз” акцияcенә старт бирелде. Катнашучылар яу кырыннан килгән дистәләгән хатларны укыдылар, сугыш чоры документлар белән таныштылар.
Бүген, нәкъ 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта бик күп райондашларыбыз башын салган.
Бүген Актаныш районында 70 нче бала теркәлде. Илъяр Вәлиев - әтисе Ильназ һәм әнисе Иринаның өченче уллары. ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәмәдиева бәхетле гаиләне котлап, баланың иң тәүге документы - туу турында документны тапшырды.
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Искиткеч бу көндә хөрмәтемне һәм үзләрен бу игелекле эшкә багышлаучыларга рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
Бүген Актаныш районының Мари-Суксы авылында мари халкының Семык республика бәйрәме узды. Бәйрәмдә республиканың 12 муниципаль берәмлегеннән уннан артык мари фольклор һәм вокаль коллективлары катнашты: Әгерҗе, Арча, Актаныш, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Алабуга районнары һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән.