ЯҢАЛЫКЛАР

11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген, мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясенә әзерлек кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов Актаныш районында эшлекле булдылар. Сәфәр барышында алар “Актаныш технологик техникум”, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» эшчәнлеге белән, яңа төзелеп сафка басып килгән “Адымнар-Актаныш” мәктәбенең әзерлеге белән таныштылар. Шулай ук районның башка белем бирү учрежденияләренә дә бәя бирелде.

Актаныш районыда мәгариф,  белем һәм тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Милли йөзен, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яшәүче саф татар районнарының берсе ул. Республика күләмендә иң зур чаралардан саналган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең дә биредә узыу очраклы түгел. Милли мәгариф, укыту һәм тәрбия буенча уртаклашырлык тәҗрибәбез зур безнең.

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә хуҗалык рәисләре фикер алышты. "Актаныш" агрофирмасы басуларында булып, "Нигез" һәм "Башак" җәмгыятләрендә төзелеп сафка басып килгән яңа терлек торакларын карадылар, бүгенге көндә агросәнәгать комплексы өчен актуаль булган мәсъәләләрне уртага салып сөйләштеләр һәм тәҗрибә уртаклашты алар.

9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Урып җыю ахырына якынлашып килә. 9 август көненә район буенча, җыеп аласы ихтияҗы булган 32 мең гектарга якын мәйданнарның 81%нда эш тәмам (узган ел шушы чорда 25% башкарылган булган). Нур Баян исемендәге хуҗалык урып-җыю кампаниясен төгәлләде. “наратлы”, “Тамыр”, “Чишмә”, “Ташкын” хуҗалыклары эшне тәмамлау алдында.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш 16,6 центнер тәшкил итә (узган ел шушы чорда 44,3 ц.). Әлегә, барлыгы 60 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынган.

7
август, 2021 ел
шимбә

7 август көненә район үзәк хастаханәсендә 6 райондашыбызга ОРВИ, 12 кешегә пневмония диагнозы куелды. 5 кеше Яр Чаллы инфекцион госпитальгә җибәрелде, 7 кеше Актанышта дәвалана.

5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Быел район мәктәпләренә 1 сыйныфка 292 бала укырга керәчәк. Аларның шактый өлеше район үзәгендәге мәктәпләргә бара. Авылларда исә, хәлләр төрлечә. Пучыда – 17, Яңа Әлем мәктәбенә – 14, Киров мәктәбенә  - 11, Сәфәрдә – 10 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Аккүз, Яхшый, М.Суыксу, Такталачык, Айман мәктәпләрендә 3 шәр, Зөбәер мәктәбенә 1 бала, Теләкәй һәм Уразай мәктәпләрендә исә 1 нче сыйныфка баручылар бөтенләй юк.

4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 6 аенда Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына  58 млн. сум акча түләде

Август башыннан башлап Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International