Быел район мәктәпләренә 1 сыйныфка 292 бала укырга керәчәк. Аларның шактый өлеше район үзәгендәге мәктәпләргә бара. Авылларда исә, хәлләр төрлечә. Пучыда – 17, Яңа Әлем мәктәбенә – 14, Киров мәктәбенә - 11, Сәфәрдә – 10 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Аккүз, Яхшый, М.Суыксу, Такталачык, Айман мәктәпләрендә 3 шәр, Зөбәер мәктәбенә 1 бала, Теләкәй һәм Уразай мәктәпләрендә исә 1 нче сыйныфка баручылар бөтенләй юк.
Баланы мәктәпкә әзерләү бик җиңелләрдән түгел. Ярый әле дәүләт бераз кайгыртты. Әмма ярдәмгә мохтаҗ аз керемле, күп балалы гаиләләребез дә бар. Аларга ярдәм йөзеннән “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе оештырыла. Аның кысаларында, 1 нче сыйныфка баручылар гына түгел, ә 2 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр булган, ярдәмгә мохтаҗ һәр балага да ярдәм итү күздә тотыла. Акция 26 августка кадәр дәвам итә һәм район оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр хәйриячелектә катнашырлар дип көтеп калабыз. Мәктәпкә барган һәр бала үзен бәхетле һәм кирәк итеп тоярга тиеш. Аның үз-үзенә ышанычын, дөньяга карашын без формалаштырабыз.