ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елның 16 нчы августыннан 27 нче  августына кадәр вакыт аралыгында балалар өчен товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау хэм кеше иминлеген саклау  олкэсендэ күзәтчелек  итү федераль хезмэтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим,  Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “кайнар элемтә” оештырыла.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " акциясе узды. 15 булачак беренче сыйныф укучысына бүләкләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Әлеге чараның иганәчесе-эшмәкәр, олы йөрәкле кеше Гиздатуллина Айгөл Фәрит кызы.

Онлайн-сервислар-уңайлы, экологик һәм куркынычсыз!

Онлайн-сервисларны гамәлгә кертү кешеләрнең тормышын уңайлырак итә.

Бүгенге көндә шәхси кабинет яки «Татэнергосбыт» мобиль кушымтасы аша, электр белән тәэмин итү килешүләре төзүдән башлап, компания эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча консультацияләр алуга кадәр, дөньяның теләсә кайсы почмагыннан компания офисларына кермичә, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин.

Догазификация: сораулар һәм җаваплар!
1) Газификация һәм догазификация арасындагы аерма нәрсәдә?

Догазификация гариза бирүче – физик затларга милек хокукында булган индивидуаль торак йортларны, поселок эчендәге челтәрләр салынган торак пунктларда бушлай тоташтыру өчен кагыла һәм, кагыйдә буларак, газүткәргечләрне мондый йортлар урнашкан җир кишәрлекләре чикләренә кадәр төзү таләп ителә.

Газлаштыру исә, беренчедән, гражданнарга гына түгел, ә бизнеска да кагыла, алар моның өчен түләргә тиеш, икенчедән, газлаштыру магистраль һәм (яки) поселокара газүткәргечләр, поселок эчендәге газүткәргечләр төзүне, ә аннан соң гариза бирүченең җир участоклары чикләренә кадәр газүткәргеч төзүне күздә тота.


14
август, 2021 ел
шимбә

Хөрмәтле спортчылар, остазлар, ветераннарыбыз! Сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәркемне Физкультурачылар көне белән ихластан тәбрик итәм!

Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - бу тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала. Физкультурачы көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы чараларның берсе. Бәйге-ярышларның төп максаты да - аларга катнашучыларны күбрәк тарту. Районда да спортны үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Үсеп килүче буын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен без барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Райондашларыбызның республика, Россия күләмендәге уңышларына сөенәбез.Милли көрәш буенча батырларыбыз Дөнья чемпионнары исемнәрен яулыйлар. Хоккейчы кызларыбыз һәм егетләребез дә сынатмый. Алар - районыбыз горурлыгы. Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, бәхет телим.

Актаныш муниципаль район башлыгы

Э.Н.Фәттахов


13
август, 2021 ел
җомга

Буген Актаныш районы ЗАГС булегендә районның 100 нче баласы теркәлде. Бәхетле әти-әни Зәйнуллин Раил Рәсим улы һәм Зәйнуллина Ольга Вячеслав кызы кызларына Зәлинә исеме куштылар. Гаиләне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева котлады.Туу таныклыгы һәм Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

13 август көненә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 51 яңа очрагы теркәлде. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 21 кеше өйдә дәвалана.
 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Кайнар линия» телефонына өлкән яшьтәге ханым шалтыратты:

- Мин тиешле сыйфаттагы аяк киеме өчен акчаны кире кайтаруны сорарга хокуклымы? Аяк киемен кире тапшырам, үлчәме туры килмәде, киеп йөрмәдем.

Кулланучы сүзләренә караганда, сатып алганнан соң икенче көнне шундый ук аяк киемен башка үлчәмдәгегә алыштырырга теләгән идем, тик сатучыда андый аяк киеме юк иде.

- Сатучы акчаны кире кайтарудан баш тарта. Ничек булырга тиеш?- дип сорый кулланучы.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-I номерлы РФ Законының 25 ст.2 п. нигезендә, кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе күрсәтелгән товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Шулай итеп, әгәр аяк киеме үлчәме буенча туры килмәсә, кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар яки касса чегы булса, яисә күрсәтелгән товар өчен түләүне раслаучы башка документ яки таныклык күрсәтмәләре булса, кулланучы товарны алыштырырга хокуклы, ә сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне кирәкле товар сатуда юк икән – товар өчен түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш. Белгечләр, үз чиратында, 2 нөсхәдә дәгъва хаты әзерләргә киңәш иттеләр. Кулланучы нөсхәсендә оешма вәкиле хатның кергән номеры, датасын күрсәтергә, имза һәм мөһер куярга тиеш. Претензион хатны теркәүдән баш тарткан очракта, аны почта аша уведомление белән җибәрергә кирәк.

Чара Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә 12-16 сентябрьдә узачак һәм авыл территорияләре белән үз язмышларын бәйләргә теләүче аграр юнәлештәге 200 студентны җыячак.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2021 елның 13 август кичендә, 14 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көчле җил, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International