Бүген аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " акциясе узды. 15 булачак беренче сыйныф укучысына бүләкләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Әлеге чараның иганәчесе-эшмәкәр, олы йөрәкле кеше Гиздатуллина Айгөл Фәрит кызы.