Актаныш муниципаль район башлыгының Физкультурачылар көне белән тәбрикләве

2021 елның 14 августы, шимбә

Хөрмәтле спортчылар, остазлар, ветераннарыбыз! Сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәркемне Физкультурачылар көне белән ихластан тәбрик итәм!

Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - бу тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала. Физкультурачы көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы чараларның берсе. Бәйге-ярышларның төп максаты да - аларга катнашучыларны күбрәк тарту. Районда да спортны үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Үсеп килүче буын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен без барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Райондашларыбызның республика, Россия күләмендәге уңышларына сөенәбез.Милли көрәш буенча батырларыбыз Дөнья чемпионнары исемнәрен яулыйлар. Хоккейчы кызларыбыз һәм егетләребез дә сынатмый. Алар - районыбыз горурлыгы. Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, бәхет телим.

Актаныш муниципаль район башлыгы

Э.Н.Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International