Урып җыю ахырына якынлашып килә. 9 август көненә район буенча, җыеп аласы ихтияҗы булган 32 мең гектарга якын мәйданнарның 81%нда эш тәмам (узган ел шушы чорда 25% башкарылган булган). Нур Баян исемендәге хуҗалык урып-җыю кампаниясен төгәлләде. “наратлы”, “Тамыр”, “Чишмә”, “Ташкын” хуҗалыклары эшне тәмамлау алдында.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш 16,6 центнер тәшкил итә (узган ел шушы чорда 44,3 ц.). Әлегә, барлыгы 60 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынган.