ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

23 июльдән 23 августка кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә.

Конкурста катнашу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, халык сәнгате һөнәрләре өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәрләр чакырыла.

Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат, шулай ук документлар рәвешләре түбәндәге сылтама буенча кереп була:

https://mincult.tatarstan.ru/predostavlenie

Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде


3
август, 2021 ел
сишәмбе

"Росстат" Россиядә илнең барлык субъектларында узачак Авыл хуҗалыгы микроисәбен башлап җибәрде

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез (3 августның 22 сәгатьтән 4 августка кадәр) урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 17-22 метр, урыны белән 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасының көнчыгышында 2021 елның 4 августында көндез +37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Югары температура

1. Йортның һава температурасын салкынча сакларга тырышыгыз. Көндез тәрәзәләрне (жалюзи) ябыгыз, бигрәк тә кояш ягына карап торган тәрәзәләрне. Төнлә тәрәзәләрне ачыгыз чөнки  урамдагы һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк була. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса,  тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторларлар да бераз булышырга мөмкин, әмма, һава температурасы 35 градустан артык икән, вентиляторлар кызудан коткара алмаска мөмкин. Күпләп су эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Йортның иң салкын бүлмәсенә күчегез, бигрәк тә төнлә. Әгәр мөмкин булмаса, өйдә салкынча температураны саклап тотыгыз, көненә 2-3 сәгать салкынча биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән качыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Ташланган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Тән җылынуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ кабул итегез. Шулай ук салкын компресслар яки бөлгенлекләр ясарга, юеш салкын сөлгеләрне кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. Натураль тукымалардан җиңел һәм ирекле кием киеп йөрегез. Урамга чыкканда киң эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләр кулланмагыз, су эчә торган режим саклагыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр сезнең танышларыгызның берәрсе аномаль эсселеккә бәйле рәвештә сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аларга ярдәмгә килегез. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләр янына тәүлегенә кимендә бер тапкыр барып килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр дә сезнең сәламәтлегегез белән проблемалар булса: температурада даруларны 25 градустан да югары булмаган урында яки суыткычта саклагыз (инструкцияне саклагыз), хроник авырудан интексәгез яки берьюлы берничә дару кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез..

5. Әгәр сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис итсә.

Башың әйләнүен, йомшаклыгын, борчылуын яки бик нык сусавын, баш авыртуын сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, салкынча урынга мөмкин кадәр тизрәк күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклыкны югалтуны тулыландыру өчен, су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр авыртулы мускул спазмнарын сизсәгез (алар еш кына аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә барлыкка килә, күп очракта дәвамлы физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсседә була), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган раствор эчегез. Әгәр җылылык спазмалары бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаилә әгъзаларыннан яки сез карый торган кешеләрдән кешенең тәне корыган һәм кызышкан булуын сизсәгез, саташу, көзән җыеру яки аңы югалу халәте барлыкка килгән икән, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырырсыз. Медиклар килгәнче, зыян күрүчене салкынча урынга күчерегез һәм аякларыгыз бераз күтәрелә төшсен өчен, аны горизонталь хәлгә яткырыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

3 агуст көненә Татарстанда коронавирус статистикасы

2021 елдан ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту максатыннан социаль проект тормышка ашыра.06.08.21 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак.

Александр Зазулин- Оренбург филармониясе солисты. Саратов консерваториясен вокал классы буенча тәмамлый. Киң музыкаль-агарту эшләре алып бара, шул исәптән яшьләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлар арасында хәйрия эшчәнлеге алып бара. Киев, Одесса, Севастополь, Днепропетровск, Ялтада концерт белән булды, Оренбург өлкәсен йөреп чыкты. Башкортстан, Оренбург өлкәсе Мәдәният министрлыгының, РФ Мәдәният министрлыгының һәм мәдәният хезмәткәрләренең Россия профсоюзларының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
Җырчының репертуарында классик һәм борынгы рус романслары, халык җырлары (рус, украин, белорус, башкорт, казакъ, неаполитан җырлары), Оренбург композиторларының җырлары бар.

Александр Зазулин 25 елдан артык Стәрлетамакның "Россияне" рус халык уен кораллары оркестры белән хезмәттәшлек итә, аның белән Россиянең күп кенә шәһәрләрендә гастрольләрдә йөри.

Районда елдан-ел үлем саннары кими. Ничек инде? Коронавирустан гына күпме халык кырылды бит дип... аптыраучылар да булыр. Әмма саннар киресен искәртә. Ел башыннан замана чиреннән 4 кеше вафат булды. 2019 елның ярты еллыгы белән чагыштырганда Актанышта 23 үлемгә кимрәк. Күрше Мөслим районында 6га, Минзәләдә -54 кә, Яр Чаллыда - 508гә арткан ул. Үлем буенча 45 район арасында чыгарган рейтингта кап уртада торабыз.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының СОЦИАЛЬ ҺӘМ АГАРТУ БҮЛЕГЕ җитәкчесе итеп Шәехова Сирина Фәнис кызы билгеләнде.
Сирина Фәнис кызы 1975 елның 11 маенда Актаныш авылында туган. Актанышның 1 урта мәктәбендә белем ала. 1998 елда Яр Чаллы педагогик институтны тәмамлагач техникум да (ул елларда СПТУ) укыта. 2008 елда Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. Озак еллар инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесенең урынбасары вазифаларын башкара.
Сирина Шәех кызын ихластан котлыйбыз һәм яңа, иҗади вазифасында уңышлар телибез!


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.

Көндез 2021 елның 3 августында Татарстан территориясендә урыны белән көчле эсселек 37 ˚какадәр көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Югары температура

1. Йортның һава температурасын салкынча сакларга тырышыгыз. Көндез тәрәзәләрне (жалюзи) ябыгыз, бигрәк тә кояш ягына карап торган тәрәзәләрне. Төнлә тәрәзәләрне ачыгыз чөнки  урамдагы һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк була. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса,  тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторларлар да бераз булышырга мөмкин, әмма, һава температурасы 35 градустан артык икән, вентиляторлар кызудан коткара алмаска мөмкин. Күпләп су эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Йортның иң салкын бүлмәсенә күчегез, бигрәк тә төнлә. Әгәр мөмкин булмаса, өйдә салкынча температураны саклап тотыгыз, көненә 2-3 сәгать салкынча биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән качыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Ташланган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Тән җылынуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ кабул итегез. Шулай ук салкын компресслар яки бөлгенлекләр ясарга, юеш салкын сөлгеләрне кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. Натураль тукымалардан җиңел һәм ирекле кием киеп йөрегез. Урамга чыкканда киң эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләр кулланмагыз, су эчә торган режим саклагыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр сезнең танышларыгызның берәрсе аномаль эсселеккә бәйле рәвештә сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аларга ярдәмгә килегез. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләр янына тәүлегенә кимендә бер тапкыр барып килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр дә сезнең сәламәтлегегез белән проблемалар булса: температурада даруларны 25 градустан да югары булмаган урында яки суыткычта саклагыз (инструкцияне саклагыз), хроник авырудан интексәгез яки берьюлы берничә дару кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез..

5. Әгәр сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис итсә.

Башың әйләнүен, йомшаклыгын, борчылуын яки бик нык сусавын, баш авыртуын сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, салкынча урынга мөмкин кадәр тизрәк күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклыкны югалтуны тулыландыру өчен, су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр авыртулы мускул спазмнарын сизсәгез (алар еш кына аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә барлыкка килә, күп очракта дәвамлы физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсседә була), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган раствор эчегез. Әгәр җылылык спазмалары бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаилә әгъзаларыннан яки сез карый торган кешеләрдән кешенең тәне корыган һәм кызышкан булуын сизсәгез, саташу, көзән җыеру яки аңы югалу халәте барлыкка килгән икән, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырырсыз. Медиклар килгәнче, зыян күрүчене салкынча урынга күчерегез һәм аякларыгыз бераз күтәрелә төшсен өчен, аны горизонталь хәлгә яткырыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International