ЯҢА ҖИТӘКЧЕ

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының СОЦИАЛЬ ҺӘМ АГАРТУ БҮЛЕГЕ җитәкчесе итеп Шәехова Сирина Фәнис кызы билгеләнде.
Сирина Фәнис кызы 1975 елның 11 маенда Актаныш авылында туган. Актанышның 1 урта мәктәбендә белем ала. 1998 елда Яр Чаллы педагогик институтны тәмамлагач техникум да (ул елларда СПТУ) укыта. 2008 елда Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. Озак еллар инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесенең урынбасары вазифаларын башкара.
Сирина Шәех кызын ихластан котлыйбыз һәм яңа, иҗади вазифасында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International