Районда елдан-ел үлем саннары кими. Ничек инде? Коронавирустан гына күпме халык кырылды бит дип... аптыраучылар да булыр. Әмма саннар киресен искәртә. Ел башыннан замана чиреннән 4 кеше вафат булды. 2019 елның ярты еллыгы белән чагыштырганда Актанышта 23 үлемгә кимрәк. Күрше Мөслим районында 6га, Минзәләдә -54 кә, Яр Чаллыда - 508гә арткан ул. Үлем буенча 45 район арасында чыгарган рейтингта кап уртада торабыз.