Актанышта 7 август көненә ОРВИ һәм пневмония авыруы буенча статистика

2021 елның 7 августы, шимбә

7 август көненә район үзәк хастаханәсендә 6 райондашыбызга ОРВИ, 12 кешегә пневмония диагнозы куелды. 5 кеше Яр Чаллы инфекцион госпитальгә җибәрелде, 7 кеше Актанышта дәвалана.

Пневмония белән авыручы 12 кешенең 6 сы Актаныштан, калганнары Югары Богады, Кәзкәй, Олыимән, Актанышбаш, Мари Суыксу, Чөгәнә авылларыннан.

Бүгенге көндә районда 9 меңнән артык кеше вакцинация узды. Шушы көннәрдә генә үзәк хастаханәгә 4 000 доза вакцина кайтарылды. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International