Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак. Ерак һәм керә алмаган җирләрдә 20 декабрьгә кадәр сузылачак ул.
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин 2021 елның апреленә, ә аннары сентябрьгә күчерелде. Июнь аенда Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы хөкүмәтнең имзаланган карарына сылтама белән, халык санын алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр барачак дип хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, аның көннәре 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр тәгаенләнде.
Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк
Быел әлеге уку йортына 100 дән артык бала укырга керәчәк.
Бүген «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме узды.
Сәнгать мәктәбенә яңа җитәкче - Магданов Айгиз Хәлил улы билгеләнде. Моңа чаклы ул Киров урта мәктәбен җитәкләгән иде.
Бүген, 31 август көнне район тарихында зур хәрефләр белән язып куярлык, күптән көтелгән вакыйга булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Милли проектлар кысаларында үзәк хастаханәдә компьютер томографиясе аппараты урнаштырылды һәм бүгенге көннән тест режимында эшли башлады.
"Уважаемый Энгель Навапович!
Примите мои поздравления с Днем Республики!
В том, что Татарстан отмечает очередную датукак один из наиболее экономически развитых, технологически продвинутых и стабильных регионов Российской Федерации есть и Ваша заслуга.
От всей души желаю Вам и жителям вашего района новых успехов в столь значимый для всех татарстанцев день. Крепкого Вам здоровья, хорошего, праздничного настроения и всех благ!
Депутат Государственной Думы РФ Айрат Фаррахов."
Хафизова Минехания Гыйлмегали кызы 1931 елда Бикчәнтәй авылында туа. Әтисе тимерче,әнисе хуҗабикә була.Алар сугыш башланганда Тула шәһәрендә яшәгән булалар.Хәния апаның әтисе анда хәрби заводта эшләгән була.Сугыш башлангач алар гаиләләре белән Бикчәнтәйгә эвакуацияләнәләр.
1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенә Маликова Резеда Тимергази кызы билгеләнде. Моңа чаклы 1нче мәктәптә директор вазифаларын башкарган Гарипов Даниял Дәниф улы Киров урта мәктәбен җитәкләячәк.
Җитәкчеләрне ихластан котлыйбыз һәм яңа уку елында яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!
Актаныш җиңел атлетлары Нефтекама шәһәрендә узган «Тимер Варяг Кубогы " ярышларында призлы урыннар яуладылар.
500 м дистанциядә Гарипов Булат-1 урынны, Ибраһимов Искәндәр-2, Басыйрова Резедә - 1, Закирҗанова Язилә-3 урыннарны яулады (тенерлары Хаҗиев Равил). Егет-кызларыбызны ихластан котлыйбыз!