Ландыш Шәмсунова: “Безнең уку йортын сайлап ялгышмадыгыз”

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Быел әлеге уку йортына 100 дән артык бала укырга керәчәк. Студентларны белем көне белән район башлыгы Энгель Фәттахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тәбрикләде.

Бәйрәм барышында уку алдынгыларын, спорт һәм мәдәниятта сынатмаган студентлар хөрмәтләнде. Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова үз чыгышында, 1 курс студентларына мөрәҗәгать итеп: “Безнең уку йортын сайлап ялгышмадыгыз” дип искәртте.

Актаныш технология техникумы Ресурс узәк буларак халыкара стандартларга нигезләнеп укытуны максат итеп куя! Бүгенгесе көндә техникумда Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы һәм көйләүче,  Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру, Ветеринария,  Икътисад һәм бухгалтер хисабы  белгечлекләрен халыкара стандарларга туры китереп  эзерли.

 Рәсәйдә  «Хезмәт базарында ихтыяҗ аеруча зур булган 50 перспектив һөнәрләр исемле булдырырды, ягъни ТОП-50.   Исемлеккэ  кергән  “Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы һәм көйләүче”  белгечлеге бугенге кондә техникумда узләштерелә.

2021 елдан техникумыбызда  ТОП- 50  белгечлекләренә кергән - Поварлык һәм кондитерлык эше, ә 2022 елдан мәгълүмати системалар һәм программалаштыру белгечлекләрен үзләштерә башлаячак. 

Техникум  студентлары  Ворлдскиллс ярышларында инде 5 ел узлэренен көчләрен сыныйлар, елдан-ел унай нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел исә 13 компетенциядә катнашып 9 да унышлы чыгыш ясадылар, узләренең ни дәрәжәдә эшче һөнәргә әзерлекләрен курсәттеләр.

Уку сыйфатын яхшырту, шулай ук чыгарылыш студентларның киләчәген билгеләү очен, аларга белемнәрен югары уку йортларында дәвам итү момкинлеге тудыру максатыннан Казан авыл хужалыгы университеты, Казан Ветеринария академиясе белән, Тимирясев исемендәге Казан инновацион  университеты  белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. Бу килешүләр нигезендэ техникум студентлары югары уку йортынын эчке экзаменнарын гына тапшырып, техникум белеме базасы нигезендә югары уку йортында белемнэрен дэвам итә алалар.   Һәм шунысы мөһим: бу укулар кыска срокларда, ягьни 3 ел эчендә югары белем алу мөмкинлеген бирә.

Техникум - эшкә өндәүче үзәк буларак, район мәктәп укучылары белэн тыгыз элемтәдә эшли, «Профдебют» конкурсы – мәктэп укучылары арасында яшь һөнәрчеләр ярышы, «Файдалы каникуллар», мәктәп балалары өчен технология дәресләрен уткәрү базасы буларак «Яшь оста» проектлары, мәктәп яшеннән укучыларыбызга һөнәр сайлауда ярдәм итә.

Башлангыч һөнәри юнәлеш бирү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле һөнәрләрдә башлангыч күнекмәләр алу, урта һөнәри белем бирү оешмаларының уңай имиджын формалаштыру, социаль-мәгариф партнерлыгы формаларын киңәйтү максатыннан техникумда 2020-2021уку елында “Сабыйскиллс” проекты үз эшчэнлеген башлап җибәрде. «Ресторан сервисы», «Пешекче эше», «Кондитер эше» компетенцияләре буенча техникумның җиһазландырылган мәйданчыкларында дәресләр үткәрелде.

Алдан эйтелгеннэрдэн чыгып, бугенге техникум халыкара стандарларга туры килгән белгечлекләр әзерләүче, районның  социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясаучы һөнәри белем бируче уку йорты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International