Йортлар буенча 53 исәпкә алучы йөриячәк

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак. Ерак һәм керә алмаган җирләрдә 20 декабрьгә кадәр сузылачак ул.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин 2021 елның апреленә, ә аннары сентябрьгә күчерелде. Июнь аенда Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы хөкүмәтнең имзаланган карарына сылтама белән, халык санын алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр барачак дип хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, аның көннәре 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр тәгаенләнде.

“Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр күп каналлы форматта узачак- Районда яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә терки ала. Шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә (КФҮләрдә) яки стационар исәпкә алу участокларында халык санын алуны уза алачак. Традицион формат та саклана. Йортлар буенча 53 исәпкә алучы йөриячәк, алар үз эшләрендә электрон планшетлардан файдаланачак”, - ди Актаныш муниципаль районында Бөтенроссия халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил Илсөяр Фәрсиева.

Актанышта халык санын исәпкә алучы 9 участок эшләячәк. Аларда 50дән артык белгечләр хезмәт куячак. “Бер кешегә уртача 550-650 кеше туры киләчәк. Исәпкә алучыларга уртача 19 мең сумга якын акча түләнәчәк, - ди Яр Чаллы Дәүләт статистикасы бүлеге Актаныштагы структур бүлекчәсенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Руслан Вилданов.

Бөтенроссия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә ясалачак, ә исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре киләсе елның дүртенче кварталында чыгарылачак һәм рәсми рәвештә басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International