Энгель Фәттахов: Мондый мәктәп башка районнарда юк

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме узды.
Иртәне-кичкә ялгап хезмәт куеп, күзгә күренеп 5 ай эчендә төзелеп сафка баскан “Адымнар-Актаныш” күптелле гимназия-интернат, ниһаять балаларның шат авазына күмелде. 
Укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны бәйрәм белән район башлыгы Энгель Фәттахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тәбрикләде. Киләчәктә дә, укучылар мәктәпнең исеменә тап төшерми, матур гореф-гадәтләрне дәвам итеп белем һәм тәрбия алырлар дигән теләктә калды алар.
-    Бу көнне җәй буе көттек. Иң беренче рәхмәт әйтәсе килә Республикабыз җитәкчелегенә - Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт. Актанышта шундый мәктәп булдыруда зур ярдәмен күрсәткән якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә. “Грань» төзелеш компаниясе ңитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә. Мондый мәктәп башка районнарда юк. Иннополиста бар да, бездә генә. Әлбәттә, 10 еллык күркәм тарихы һәм яхшы күрсәткечләре булган “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” булмаса, әлеге мәктәп була алмас иде. Гимназия коллективына ихластан рәхмәт. Киләчәктә дә сәламәт булып, тырыш хезмәт куеп балаларыбызның уңышына сөенеп яшәргә, эшләргә язсын, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International