Үзәк хастаханәдә КТ кабинеты ачылды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Бүген, 31 август көнне район тарихында зур хәрефләр белән язып куярлык, күптән көтелгән вакыйга булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Милли проектлар кысаларында үзәк хастаханәдә компьютер томографиясе аппараты урнаштырылды һәм бүгенге көннән тест режимында эшли башлады.

  • Район халкы өчен, аның сәламәтлеген саклау өчен тагын бер зур гына адым ясалды. Күпләр компьютер томографиясе хезмәтеннән файдалану өчен Чаллы, Казан шәһәрләренә йөри иде. Шөкер менә бүген әлеге аппарат үзебездә куелды һәм куллануга тапшырылды. Рәхмәт Республика җитәкчелегенә, сәламәтлек саклау министрлыгына, шәхсән министр Марат Наил улына рәхмәт. Якын киләчәктә үзәк хастаханәдә комплекслы ярдәм һәм хезмәт күрсәтерлек Кабул итү пункты булдыру нияте бар. Бу әле беренче адым гына дип әйтсәк тә арттыру булмас. Биредә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Тиздән поликлиниканың лаборатория өлеше куллануга тапшырылачак, алга таба хирургия, терапия һәм балалар бүлеген дә төзекләндерүне күздә тотабыз, - ди искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.
  • Бүгенге көндә компьютер томографсыз медицина хезмәтен күрсәтеп булмый. Дөрес, тулы диагноз кую өчен дә кирәк ул. Аның ярдәмендә баштан алып аякка кадәр бөтен органнарның эчен, аларның һаләтен күрергә була. Аеруча, бүгенге вазгыяттә актуаль булган үпкә чирләрен ачыклауда, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең хәлен ачыкларга һәм онкология авыруларын вакытында кисәтергә ярдәм итәчәк ул, - дип ассызыклады район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев.

Компьютер томографиясе аппаратының бәясе 23 млн сум. Әлбәттә, төп борчыган сорау “Бушка булырмы?”. Табиб күрсәтмәсе нигезендә тикшеренү кирәк булган очракта хезмәт бушлай күрсәтеләчәк.  

Аппаратны урнаштыруны һәм ремонт эшләрен “Газстройсервис” төзелеш оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International