Хафизова Минехания Гыйлмегали кызы 90 яшьлек олы юбилеен каршылады

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Хафизова Минехания Гыйлмегали кызы 1931 елда Бикчәнтәй авылында туа.Әтисе тимерче,әнисе хуҗабикә була.Алар сугыш башланганда Тула шәһәрендә яшәгән булалар.Хәния апаның әтисе анда хәрби заводта эшләгән була.Сугыш башлангач алар гаиләләре белән Бикчәнтәйгә эвакуацияләнәләр.1942 елда әтисе сугышка алына һәм Сталинград янвндагы сугышларда вафат була.Хәния апага ул вакытта 10 яшь булган була.5-сыйныфны бетергәнче ул колхозга эшкә керә һәм беренче медален ала. Шулай ук 10 кг алабута белән бүләкләнә. 1952 -елда(иренң исеме) тормыш коралар.Бергәләп 5 бала карап үстерәләр.Тик ни кызганыч Хәния апаның тормыш иптәше вафат булганга да инде 10 елдан артык гомер үтә. Бүгенге көндә11онык, 22 оныкчыклары. аларның дәвамчылары булып торалар.Хәния апа гомере буе туган авылында яши,хезмәт куя. Алдынгы савымчы буларак аның хезмәтен күреп,хөрмәтләп торалар. Бер көн эштән калмыйча 5 баланы карарга,укытырга да кирәк була. Әйе Хәния апа гомер юлында күпне күрә. Тик аның сабырлыгы, эш сөюе, кешеләрне яратуы матур картлыкка китерә. Бугеге көндә ул кызлары хөрмәтендә оныклары, оныкчыклары белән туган авылы Бикчәнтәендә гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International