"Әнәк" агрофирмасы җитәкчсесе Фәтхиев Фарис Гаяз улы "Ел җитәкчесе-2021" республика иҗтимагый конкурста җиңү яулады. Бәйге 7 номинация буенча узды: “Югары конкурентлылык сәләте өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалының актив үсеше өчен”, “Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен”, “Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен”.
Барлыгы конкурста катнашу өчен 120 тәкъдим җибәрелгән иде. 2021 елда үзләренең коллективлары белән югары күрсәткечләргә ирешкән 97 җитәкче конкурс номинанты булды.
Фарис Гаяз улын ихластан котлыйбыз! Һәм киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар телибез!
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
18 сәгатьтән. 28 декабрнән 10 сәгать 2021 елның 21 декабрнә кадәр.
Көндез һәм иртән 2021 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Энгель Фәттахов: Олимпиадаларда җиңү - төп максат түгел. Иң зур максат - сезгә әйбәт белем һәм тәрбия бирү. Әмма олимпиада хәрәкәтеннән тыш әлеге максатка ирешү бик кыен. Фәннәрне тирәнтен өйрәнүдән тыш аны тәрбияви чара буларак та күрәм мин. Бер җиңүләр икенчесенә илтә, бер баскычка менгәч, икенчесенә басасы килә. Олимпиада хәрәкәте уку процессының аерылгысыз бер өлеше. Һәрдаим үз өстеңдә эшләсәң генә нинди дә булса җиңүләргә ирешергә була. Укытучыларыбыз да бу юнәлештә зур хезмәт куя. Мөгалимнәргә, мәктәп җитәкчеләренә зур бәя бирер идем мин, - дип ассызыклады район башлыгы. Бүген, 2021-2022 нче уку елында фән олимпиадаларның муниципаль этабында җиңү яулаганнар хөрмәтләнде. Әлеге чара тәүге тапкыр үткәрелә. Гадәттә республика яки Рәсәй күләмендә җиңүчеләр генә хөрмәткә лаек була иде. Күп кенә авыл мәктәпләрендә укучы балалар әлеге чарадан мәхрүм калып килде. Быел инде, фән олимпиадаларында үзләрен бары тик яхшы яктан күрсәткәннәр зур хөрмәткә лаек булдылар.
Бүген Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында 2021-2022 нче уку елында фән олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
Бүген хакимияттә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, Яңа ел ялларының иминлеген тәэмин итүдә хезмәт куячак оешма-предприятие җитәкчеләре, Башкарма комитетның бүлек башлыклары катнашында киңәшмә узды. Көнүзәк мәсьәлә - бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез, исән-имин үткәрү.
22 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы каршында оештырылган Республика ата-аналар Советының район вәкилләре белән семинар уздырды. Семинарда безнең районның ата-аналар Советы җитәкчесе Лилия Фликс кызы Шәйхраҗиева райондагы ата-аналар Советлары белән сыйфатлы һәм нәтиҗәле эш оештыруы өчен мәгариф һәм фән Министрлыгының, Республика ата-аналар Советының, гаиләләргә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау ассоциясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Лилия Фликс кызын чын күңелдән котлыйбыз, Район мәгариф идарәсе исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар, сәламәтлек телибез.
Актаныш авылында яшәүче Фәттахова Наилә Фәттах кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 90 яшьлек олы юбилеен каршылый. Истәлекле көне белән юбилярны район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамил кызы тәбрикләде. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улының һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның ихлас котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды ул. Без дә Наилә апаны юбилее белән ихластан тәбрик итәбез. Сәламәт булып, якыннарының күңел җылысын тоеп, бәрәкәтле, мул тормышта яшәргә насыйп итсен Ходай!
Татарстан Республикасы Актаныш районына эшлекле сәфәр кысаларында, Әлфия Когогина Такталачык авылындагы мәктәп-интернат эше белән танышты, педагогик коллективны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче 46 балага бүләкләр тапшырды.
Бүген Актаныштагы Яңа елның төп бизәге - Чыршының утлары кабынды. Җырларда җырланганча, быел ул тагын да матурырак, тагын да купшырак булып күренә
Бүген, “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында капиталь төзекләндерүдән соң үзәк хастаханәнең поликлиника өлеше ачылды. Биредә “Газстройсервис” оешмасы тарафыннан 35 млн сумлык эшләр башкарылды. Иң әүвәл, авырулар өчен уңайлык тудыру максатыннан, медицина тикшерүләрен үткәрү бүлмәләренең урнашуы көйләнде, андагы җиһазлар яңартылды.