Актаныш районы ата-аналар комитеты рәисе Лилия Шәйхраҗиева Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

2021 елның 25 декабре, шимбә

22 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы каршында оештырылган Республика ата-аналар Советының район вәкилләре белән семинар уздырды. Семинарда безнең районның ата-аналар Советы җитәкчесе Лилия Фликс кызы Шәйхраҗиева райондагы ата-аналар Советлары белән сыйфатлы һәм нәтиҗәле эш оештыруы өчен мәгариф һәм фән Министрлыгының, Республика ата-аналар Советының, гаиләләргә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау ассоциясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Лилия Фликс кызын чын күңелдән котлыйбыз, Район мәгариф идарәсе исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар, сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International