"Сәламәтлек” милли проекты кысаларында капиталь төзекләндерүдән соң үзәк хастаханәнең поликлиника өлеше ачылды

2021 елның 24 декабре, җомга

Бүген, “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында капиталь төзекләндерүдән соң үзәк хастаханәнең поликлиника өлеше ачылды. Биредә “Газстройсервис” оешмасы тарафыннан 35 млн сумлык эшләр башкарылды. Иң әүвәл, авырулар өчен уңайлык тудыру максатыннан, медицина тикшерүләрен үткәрү бүлмәләренең урнашуы көйләнде, андагы җиһазлар яңартылды.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы да катнашты. “Актаныш минем өчен һәрвакыт иң якын районнарның берсе булды. Тырыш, эшчән кешеләре, табигате һәм гомумән биредәге көнкүреш белән бик якын җирлекләрнең берсе ул”, дип искәртте ул. Район башлыгы Энгель Фәттахов барлык медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм нинди генә авырлыклар килсә дә, җиңеп чыккан ак халатлы фәрештәләргә ихластан рәхмәтләрен җиткерде.

“Якын киләчәктә ашыгыч ярдәм бүлеге дә яңарыш кичерәчәк. Компьютер томографиясе кую, моның тәүге адымнары иде. Хастаханәгә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең тулы ихтияҗын үтәрлек, комплекслы медицина ярдәме күрсәтерлек урын булырга тиеш ул”, дип ассызыклады Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International