ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2021 ел
җомга


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев @salim_nafis "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашып, Пучы авылыннан Сөләйман Солтановның хыялын чынга ашырды.
Кечкенә Сөләйманны без дә ихластан бәйрәм белән тзбрик итәбез! Шушы шзп бүләкне иярләп, авыл урамнарында исән-имин җилдереп йөрергә язсын!

Райондашларыбыз, Актанышның моңлы сандугачы Лилия Хөсәенова @liliy.khusaenova һәм Чуракай авылы китапханәчесе Рима Мингазовага @rima_insafovna Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде!
Ихластан котлыйбыз!

Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашып Аеш авылында яшәүче Михаловлар гаиләсендә тәрбияләнүче сабыйларның хыялын чынга ашырды.

Район оешма-предприятияләре арасында Яңа ел бизәлешенә нәтиҗә ясалды.
Оешмалар арасында 1 урынны Технология техникумы һәм Үзәк хастаханә яулады. Кызганыч, 2-3 урын бирердәй башка оешмалар табылмады.
Белем бирү учрежденияләре арасында:
1 урын - гимназия
2 урын - 1 мәктәп 
3 урын - "Каенкай" , "Умырзая" һәм "Әтәчкәй" балалар бакчасы


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Актанышта узып барган елның соңгы көннәрен Кыш Бабайлар һәм бәйрәмчә бизәлгән техникалар парады, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән озаттылар. Оешма-предприятие, мәгариф учрежденияләре театральләштерелгән тамашалар тәкъдим итте, спорт уеннарында көч сынадылар. 

"Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" республика бәйгесендә Актаныш авылы җирлеге 2 дәрәҗә, Пучы авыл җирлеге 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ихластан котлыйбыз! Бу безнең уртак җиңү, уртак хезмәт җимешләре. Нинди генә авылны алсаң да, бу бәйгедә алдынгы урынга лаек булыр иде ул. Шушы ирешкәннәрне саклап, яңа - 2022 елда тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешергә насыйп булсын.

Район башлыгы Энгель Фәттахов "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында Хафизов Тимур Нияз улын Яңа ел белән котлап, ноутбук бүләк итте.

Бүген Актанышта традицион Яңа ел ярминкәсе узды. Кием-салым һәм башка кирәк-яраклардан тыш, сатуда эре мал, кош ите, бал, балык мулдан иде. Район башлыгы Энгель Фәттахов сату белән танышып, барлык катнашучыларга - район хуҗалыкларына, шәхси фермер хуҗалыкларына һәм эшмәкәрләргә ихластан рәхмәтен җиткерде.


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген район мәктәпләрендә белем алучы уку алдынгылары, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышка ирешкән укучылар район башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты. Күңелле чара "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатта узды. Укучыларга бүләкләр, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Кызыклы спектакльдән тамаша кылгач, бәйрәм, мул табын артында дәвам итте.

Бүген хакимияттә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының участок сайлау комиссияләре белән киңәшмә узды. Сайлауларны оештыруда актив катнашкан комиссия әгъзалары һәм рәисләре хөрмәтләнде.

Гобаева Таңсылу Галимәрдан кызы, Гилаева Миләүшә Зөфәр кызы, Исламова Наилә Флорид кызы Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән,

Гыйльманова Рәсимә Габделхәй кызы һәм Вәлиева Дилбәр Ралиф Кызы “Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен " Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән,

Гайнанова Лилия Вәсим кызы, Харисова Рәзибә Мизхәт кызы, Шәрәфиева Эльвира Дамир кызы, Әхмәтнәбиева Зилә Рәкыйп Кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән,

Әхмәтнәбиев Илшат Хәкимҗан Улы һәм Мирзашарипова Айгөл Миннефәрит кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International