Бүген район мәктәпләрендә белем алучы уку алдынгылары, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышка ирешкән укучылар район башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты. Күңелле чара "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатта узды. Укучыларга бүләкләр, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Кызыклы спектакльдән тамаша кылгач, бәйрәм, мул табын артында дәвам итте.