Актаныш авылында яшәүче Фәттахова Наилә Фәттах кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 90 яшьлек олы юбилеен каршылый. Истәлекле көне белән юбилярны район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамил кызы тәбрикләде. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улының һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның ихлас котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды ул. Без дә Наилә апаны юбилее белән ихластан тәбрик итәбез. Сәламәт булып, якыннарының күңел җылысын тоеп, бәрәкәтле, мул тормышта яшәргә насыйп итсен Ходай!