Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Такталачык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе укучыларына Яңа ел бүләкләре тапшырды

2021 елның 25 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Актаныш районына эшлекле сәфәр кысаларында, Әлфия Когогина Такталачык авылындагы мәктәп-интернат эше белән танышты, педагогик коллективны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче 46 балага бүләкләр тапшырды.
«Яңа ел-могҗизалар вакыты! Кызлар һәм егетләр, сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Аерым рәхмәт сүзләре-педагогларга, зур йөрәкле кешеләргә, балаларга бүләк иткән җылылык өчен! Мин барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", - дип мөрәҗәгать итте парламентарий.
Такталачык мәктәп-интернатына 1967 елда нигез салынган. Биредә 24 педагог эшли, 46 укучы белем ала. Көннең икенче яртысы хәрәкәтчән, коррекция-үсеш уеннарына, экскурсияләргә, өй эшләрен әзерләүгә, түгәрәкләрдә дәресләргә, төрле гомуммәктәп чараларына бүлеп бирелгән. Мәктәптә столяр һәм тегү остаханәләре, логопедия, психомоторика һәм сенсор процесслары, авыл хуҗалыгы хезмәте кабинетлары, спорт һәм актлар заллары, китапханә, җиһазландырылган медицина блогы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International